Кызыл Йолдыз ордены
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кызыл Йолдыз ордены - Советлар Берлеге ордены. 1930 елның 6 апрелендә кабул ителгән. Проект авторлары – рәссам Владимир Константинович Куприянов һәм архитектор Владимир Владимирович Голенецкий.
Кыска фактлар Кызыл Йолдыз ордены, Ил ...
Кызыл Йолдыз ордены | |
---|---|
![]() | |
Ил | ![]() |
Төр | орден |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | Василий Константин улы Блюхер |
Соңгы бүләкләү | 19 декабрь 1991 ел |
Бүләкләүләр саны | 3 876 740 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Халыклар Дуслыгы ордены |
Кечерәк бүләк | I дәрәҗә «ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен» ордены |
Ябу
Орденда винтовка тоткан кызылармияче сурәтләнгән. Әйтерсең ул һәр минут дошман белән көрәшкә ташланырга әзер тора.
Беренче Кызыл Йолдыз ордены белән 1930 елның 13 маенда совет гаскәр башлыгы Василий Константин улы Блюхер бүләкләнә.
Беренчеләрдән булып, Кызыл Армия Үзәк Йортының җыр һәм бию ансамбле һәм аның дирижёры композитор Александр Василий улы Александров бүләкләнә.
Бүләкләү кәгазенә «Кызыл Армиянең сугышчан сәләтен һәм ССРБ оборона осталыгын күтәрүдә ирешкән уңышлары өчен» дип язылган.