Куяннар (лат. Lepus) — куянсыманнар отряды куянлылар гаиләсенә караган имезүчеләр ыруы. Австралия һәм Антарктидадан кала һәркайда таралганнар, якынча 30 төре билгеле. Алар озын колаклары, кыска күтәрелгән койрык, үсеш алмаган умрау сөяге, озын арткы аяклар белән аерылып торалар, бу аларга сикерергә мөмкинлек бирә. Үр куяны сәгатенә 70 км тизлеккә ирешә ала.

Кыска фактлар Куяннар, Халыкара фәнни исем ...
Куяннар
Thumb
Халыкара фәнни исем Lepus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][3]
Югарырак таксон куянсыманнар[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Collier's New Encyclopedia, 1921[d]
Нәрсәнең чыганагы куян ите[d]

 Куяннар Викиҗыентыкта

Ябу

Тасвиры

Куяннар ялгыз яки парлы яши. Кроликлардан аермалы буларак, куяннар оя казымыйлар, ә кечкенә чокырларда оя коралар. Куян балалары җитез, йонлы һәм ачык күзле булып туалар, һәм ана куян алар белән 5-6 көн генә тора, аннары вакыт-вакыт алар янга килеп китә; Нәтиҗәдә, күп куян балалары ерткычлар аркасында үлә. Куянның күзләре начар күрә, исне яхшы сизәләр, ишетүләре дә яхшы. Күпсанлы дошманнарына (кешеләр, ерткыч имезүчеләр һәм кошлар) карата яклаусызлык аларны бик сакчыл һәм яшерен итә.

Ул төрле үсемлек матдәләре белән туклана: үлән, бөртекле үсемлекләр, яшелчәләр, агач кабыгы, аеруча петрушка, шалкан һ.б. яраталар.

Россия территориясендә үр куяны һәм ак куян, манчур куяннары, толай куяннары очрый.

Мифология

  • Ай куяны — Ерак Көнчыгыш мифологиясендә персонаж булып тора, ул айда яши һәм үлемсезлек эчемлеген кайната дип санала.

Искәрмәләр

Литература

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.