![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1f/QutadughuBiliq_wien_p.10.jpg/640px-QutadughuBiliq_wien_p.10.jpg&w=640&q=50)
Котадгу белег
Йосыф Баласагуни тарафыннан 1070 елда язылган әсәр, борынгы әдәби төрки телдә иҗат ителеп безнең заманга килеп җиткән язма ядкәрләрнең иң зу / From Wikipedia, the free encyclopedia
«Котадгу белег» (Игелекле белем) — Йосыф Баласагуни тарафыннан 1070 елда язылган әсәр, борынгы әдәби төрки телдә (ингл.) иҗат ителеп безнең заманга килеп җиткән язма ядкәрләрнең иң зурысы һәм күренеклесе.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1f/QutadughuBiliq_wien_p.10.jpg/320px-QutadughuBiliq_wien_p.10.jpg)
Йосыф Баласагуни бу ундүрт меңгә якын шигъри юл тәшкил иткән бу фәлсәфи эчтәлекле, әхлакый-дидактик поэманы Төркстанның Җидесу төбәгендәге Баласагун шәһәрендә иҗат итә.
«Котадгу белег» әсәрендә персонажлар урынына шартлы төстә дүрт зат алынган. Болар:
- Көнтугды (Яна туган көн) — гаделлек гәүдәләнеше,
- Айтулды (Тулган ай) — бәхет һәм дәүләт гәүдәләнеше,
- Өгдүлмиш (Акылы камил) — акыл-зиһен гәүдәләнеше,
- Узгурмиш (Уяулык) — канәгать булу гәүдәләнеше.
Әсәр шушы дүрт затның бер-берсе белән сөйләшүләре, сорау һәм җаваплары, бәхәсләре төсендә язылган. Шундый үзара сөйләшүләр барышында алар бик күп проблемаларга кагылалар: дәүләт һәм аңа карата кешенең бурычы, дәүләт башлыгының үз халкына хуш килерлек сыйфатлары; гыйлем, мәгърифәт, акыл-зиһен һәм аның хорафаттан хөрлеге мәсьәләләре, кеше гомеренең зур мәгънәсе, гаилә, гаделлек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәт-мөгамәләләре, хезмәт һәм иҗат, тынычлык һәм сугыш — тагын башка күп шундый әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. Шагыйрь бу мәсьәләләргә үзенең мөнәсәбәтен ача бара. Ул актив һәм айнык акыл-зиһен ягында, шулай ук фән, мәгърифәт һәм турылык тарафдары, кешенең үз иленә намус белән хезмәт итеп, гомер юлын зур мәгънә белән кичүе ягында.
Шигъри сөйләме барышында шагыйрь төрки халыкларның бай мәкаль хәзинәсенә, шагыйрьләрнең хикмәтле юлларына, борынгы фикер ияләренә — фәлсәфәчеләренә мөрәҗәгать итә, аларның фикер-карашларын раслап, үзеннән баетып, үстереп яки тәнкыйтьләп, киресенчә, алар белән кискен бәхәсләргә керә.