From Wikipedia, the free encyclopedia
Ирек Фәттахов, Ирек Исхак улы Фәттахов (рус. Ирек Исхакович (Исаакович[1]) Фаттахов, 1989 ел, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама) ― җырчы (бас), Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, (2017 елдан), Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы (2020 елдан). «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы (2016), Шаляпин исемендәге премия (2024) лауреаты.
Ирек Фәттахов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ирек Исхак улы Фәттахов |
Туу көне | |
Туу урыны |
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама |
Эшчәнлек еллары |
2015 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
бас |
Жанрлар |
опера |
Коллективлар |
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры |
Бүләкләр |
«Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты |
1989 елда Түбән Камада туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен (2013, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре З. В. Шәрәфетдинова классы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2018, Россиянең атказанган, Татарстан һәм Марий Элның халык артисты Г. Т. Ластовка классы) тәмамлаган. 2021 елда Казан консерваториясендә ассистентура-стажировка узган. Үзенең фәнни эшендә Татарстан композиторы Анатолий Луппов (1929―2022) иҗатын өйрәнә[2].
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында: 2015 елдан (2нче курстан) стажер, 2017 елдан солист.
2020 елдан Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасында укыта[1].
Өйләнгән, хатыны – пианинода уйнаучы, ике бала тәрбиялиләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.