![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/43/2006-01-14_Surface_waves.jpg/640px-2006-01-14_Surface_waves.jpg&w=640&q=50)
Дулкын (су)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дулкын — сулыкларда (гөрләвек, буа, елга, күл, канал, диңгез, океаннарда) суның тибрәнү хәрәкәте. Дулкын элементлары — биеклек, озынлык, период, таралу тизлеге, уртача текәлек, иң зур (максималь) текәлек, дулкын сырты, дулкын сызыгы, дулкын нуры. Дулкынның аскы өлеше дулкынның итәге дип, югары өлеше (дулкынның иң биек ноктасы) дулкын сырты дип атала. Дулкын биеклеге (итәктән сыртка кадәр вертикаль аралык) латин h хәрефе белән, дулкын озынлыгы (сырттан сыртка кадәр булган горизонталь аралык) грек юл λ хәрефе белән күрсәтелә.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/43/2006-01-14_Surface_waves.jpg/640px-2006-01-14_Surface_waves.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/45/Waves_in_pacifica_1.jpg/640px-Waves_in_pacifica_1.jpg)