Джаз
From Wikipedia, the free encyclopedia
Джаз (англ. jazz) —XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында Африка һәм Европа мәдәниятләре синтезы нәтиҗәсендә килеп туган музыкаль сәнгать төре. Джазның музыкаль теле төп үзенчәлеге булып импровизация, синкопир фигураларга нигезләнгән үткен һәм ритмик фактураны башкару алымнарының уникаль комплексы — свинг. Джазның алга таба үсеше джаз музыкантларнының һәм композиторларының яңа ритмик һәм гармоник модельләр үзләштерү хисабына барган.
Джаз | |
---|---|
Юнәлеш: | Джаз |
Чыганаклары: | Блюз һәм башка негр халык музыкасы |
Башлану вакыты һәм урыны: | 1910-еллар, Яңа Орлеан АКШ |
Чәчәк ату чоры: | 1930-еллар |
Асжанрлар: | Авангард джаз - Бибоп - Диксиленд - Классик джаз - Кул - Ладлы джаз - Латин Америкасы джазы - Афро-куба джазы - Свинг - Смус-джаз - Соул-джаз - Фри-джаз - Фьюжн - Хард-боп - M-Base - Third Stream |
Шулай ук кара: | Луи Армстронг |
Джаз формасын булдыручы чара булып импровизация, тавыш чыгаруның һәм интонация белән башкаруның академик булмаган ысуллары (blue notes, dirty tones, growl), полиметрия һәм полиритмия белән кушылган даими ритмик пульсация (beat) тора. Джазның төп стильләре: Яңа Орлеан (диксиленд), Чикаго, свинг, би-боп, кул, прогрессив, хард-боп, авангард (лад джаз, фри-джаз һ.б.), джаз-рок (фьюжн).