Дастан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дастан ( фарсы داستان - хикәят) - Якын һәм Урта Көнчыгышта, Көньяк-көнчыгыш Азиядә таралыш алган лиро-эпик характердагы әсәр.
Дастан эчтәлегендә вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый. Бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Тезмә һәм чәчмә юллар катнашмасыннан төзелгән дастаннар да бар. Проза белән язылганнары да очрый. Дастаннарда, кагыйдә буларак, әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре, вакыйгалары үреп, үзара катнаштырып бирелә.
Дастан атамасы төрки һәм фарсы әдәбиятларында һәм фольклорында кулланыла. Ул кайвакыт хикәят термины белән янәшә дә йөргән. Хәзерге әдәбият белемендә элеккеге язма әдәбияттагы дастаннарны поэма дип атау да бар. Фольклорда дастан һәм эпос терминнары синоним рәвешендә дә кулланыла.