Грек-рим көрәше
From Wikipedia, the free encyclopedia
Грек-рим көрәше – кара-каршы сугышның бер төре; көрәшчеләр рөхсәт ителгән алымнар кулланып, бер-берсен тигезләнештән чыгарып, аркасы белән келәмгә кысарга тиешләр. Грек-рим көрәшендә аяк белән техник (аяк чалулар, эләктерүләр) алымнар, шулай ук аяктан тотып көрәшү тыелган. Башка атамалары – классик көрәш, француз көрәше.
Грек-рим көрәше | |
---|---|
Халыкара федерация | FILA |
Башка исемнәре | француз көрәше, классик көрәш |
Беренче тапкыр искә алына | б.э. кадәр 774 ел |
Сыйфатламасы | |
Төрләр | ир-атлар, хатын-кызлар көрәше |
Категория | бергә-бер көрәш |
кирәк-ярак | трико |
Үткәрелү урыны | келәм |
Уйналу вакыты | 6 мин |
Максаты | рөхсәт ителгән алымнар кулланып, бер-берсен тигезләнештән чыгарып, аркасы белән келәмгә кысу |
Олимпия уеннарында | 1896 |
Классик көрәш Борынгы Грециядә барлыкка килгән, Борынгы Рим дәүләтендә үсеш алган. Бүгенге кагыйдәләр XIX гасырның беренче яртысында Франциядә кабул ителгәннәр.
Грек-рим көрәше Беренче Олимпия уеннары программасына кертелгән. 1898 елда Европа чемпионатлары, 1904 елдан – Дөнья чемпионатлары уздырылып килә. 1912 елны барлыкка килгән FILA Халыкара көрәш федерациясенә 120 ил оешмасы керә. FILA тарафыннан XX гасыр көрәшчесе итеп 3 тапкыр Олимпия чемпионы, 10 тапкыр Дөнья чемпионы, 12 тапкыр Европа чемпионы һәм 13 тапкыр СССР/Россия чемпионы Александр Карелин сайланган.