Гимнастика — спорт ярышларыннан торган махсус спорт төре. Спорт гимнастикасы һәм нәфис гимнастика төрләре Җәйге Олимпия уеннары программасына керә. Акробатик гимнастика буенча 1996 һәм 2000 елларда үткән Олимпия уеннарында күрсәтмә бәйгеләр оештырылды.

Россиядә гимнастика XVIII гасырда үсеш ала башлый. Гамәли дисциплина буларак гимнастикага Петр I аеруча басым ясый торган була.

Башка илләрдәге кебек үк, Россиядә дә спорт гимнастикасы баштарак әрмедә кулланыла. XIX гасырның 70нче елларында танылган рус галиме П.Ф. Лесгафт Санкт-Петербургта ике еллык гимнастика курслары ача (бүген әлеге уку йорты Лесгафт исемендәге Физик культура институты). Гимнастика буенча беренче ярышлар Мәскәүдә 1885 елда үтә. Әлеге чараны Россия гимнастика җәмгыяте оештыра. Ярышларда 11 спортчы катнаша.

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.