Герард Миллер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ге́рхард Фри́дрих Ми́ллер ́(Мүллер), (алман. Gerhard Friedrich Müller; 1705—1783) — дөнья күләмендә танылган Россия историографы. Петербург фәннәр академиясенең адъюнкты (1725 елдан), вице-секретаре (1728—1730), конференц-секретаре (1754—1765), тарих профессоры Тарихта тиңе булмаган, 3 мең кеше катнашкан фәнни I Академик экспедиция җитәкчесе.
Герард Фридрих Миллер | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Gerhard Friedrich Müller |
Туган | 18 октябрь 1705(1705-10-18) Вестфалия |
Үлгән | 22 октябрь 1783(1783-10-22) (78 яшь) Мәскәү |
Милләт | алман |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Лейпциг үнивирситите[d] |
Һөнәре | галим, тарихчы |
Ата-ана |
|
Гыйльми исем: | профессор |
Герард Миллер Россиягә 20 яшендә килә һәм гомеренең ахырына кадәр биредә яши, фәнгә хезмәт итә. Россиядә академик тарих фәненең башында немецлар тора, тарихны системага салып өйрәнү дә алардан башланган, чөнки аларга кадәр рус тарихы чиркәү елъязмалары нигезендә генә формалашкан була. Немецлар рус тарихчыларын архив белешмәләре нигезендә эшләргә өйрәтәләр, алар шулай ук җирле халыкларның тарихларын һәм тормышларын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр.
Аның төп хезмәте – «Себер патшалыгы тарихы» әле бу көнгә кадәр тулысынча дөнья күрмәгән. Шул ук нәрсә Миллерның «Себер архивы»ның яртысына карый.