![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6d/Familienwappen_Habsburg-Stroehl.jpg/640px-Familienwappen_Habsburg-Stroehl.jpg&w=640&q=50)
Габсбурглар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Габсбурглар (нем.Habsburger) —Урта гасырларның Һәм Яңа заман дәвамында Аурупада иң көчле монархия династияләренең берсе.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6d/Familienwappen_Habsburg-Stroehl.jpg/320px-Familienwappen_Habsburg-Stroehl.jpg)
Династия вәкилләре Австри хакимләре буларак (1282 елдан бирле), Ауропаның иң алдынгылар рәтендәге күп милләтле Австро-Венгрия империясе(1918 елга кадәр), шулай ук Изге Рим империясе императорлары буларак билгеле. Бу тәхетне Габсбурглар 1438 елдан 1806 елга кадәр (1742-1745 еллардагы кыска өзекне исәпкә алмаганда) билиләр.
Австрия һәм Изге Рим империясеннән тыш Габсбурглар шулай ук түбәндәге илләрнең хакимнәре булганнар:
Венгриянең —1437-1439, 1445-1457, 1526-1918 елларда;
Чехиянең—1306-1307, 1437-1439, 1453-1457, 1526-1618, 1621-1918 елларда;
Хорватиянең — 1437-1439, 1445-1457, 1526-1918 елларда;
Испаниянең — 1516-1700 елларда;
Португалиянең — 1580-1640 елларда;
Неаполитан короллегенең — 1516-1735 елларда;
Мексиканың —бу 1864-1867 елларда;
Трансильваниянең — 1690-1867 елларда;
Тоскананың — 1790-1859 елларда;
Парманың—1814-1847 елларда;
Моданың — 1814-1859 елларда.
Һәм шулай ук күп кенә башка вак дәүләт берәмлекләренең җитәкчеләре дә булып торганнар.