![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fa/Rotavirus_Reconstruction.jpg/640px-Rotavirus_Reconstruction.jpg&w=640&q=50)
Вируслар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җирдә яшәүче барлык тере организмнар күзәнәкләрдән тора: бер күзәнәкле организмнар — бер күзәнәктән, ә күпкүзәнәклеләр күп санлы күзәнәкләрдән төзелгән. Тәннәре күзәнәкчел төзелешле булмаган вируслар гына бу гомуми кагыйдәдән бердәнбер чыгарма булып тора.
Вируслар | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Virus |
Таксономик ранг | домен |
Югарырак таксон | биота[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d], Virus[d] һәм Dictionary of Common Goods[d] |
Кайда өйрәнелә | Вирусология[1] |
1892 елда рус галиме Д. И. Ивановский тәмәке үсемлегендә тәмәке мозаикасы дигән авыруны кузгатучының гадәти булмаган үзлекләрен тасвирлый. Бу авыруны кузгатучы, сәламәт үсемлекне зарарлап, бактериаль фильтрлар аша үтеп чыга. Берничә елдан соң терлекләрдә очрый торган ящур авыруын кузгатучының шулай ук бактериаль фильтрлар аша узуы ачыклана. Ниһаять, 1917 елда бактерияләрне зарарлаучы вирус — бактериофаг барлыгы ачыла. Бу өч вакыйга тереклекнең күзәнәксез формасын өйрәнүче яңа фәнгә — вирусологиягә башлангыч бирә.
Вируслар кеше тормышында зур роль уйный. Алар чәчәк авыруы, гепатит, энцефалит, кызылча, кызамык, котыру авыруы, грипп һәм башка шундый күп кенә куркыныч йогышлы авыруларны кузгатучылар булып тора.
Вируслар тере организм үзлекләрен күзәнәк эчендә генә күрсәтә. Алар күзәнәкнең эчке паразитлары, шуңа күрә күзәнәктән читтә үрчи дә алмыйлар.
Вируслар күзәнәккә үзләренең генетик информациясен генә кертә. Вирустагы нуклеин кислотасының молекуласы, яки аларның геномы (геннар җыелмасы) хуҗа-күзәнәкнең хромасомасында тезелергә һәм шул хәлендә өстәмә ген кебек яшәргә мөмкин. Шул рәвешле, вирус үзен озак вакыт сиздермәскә мөмкин.
Унтугызынчы гасыр ахырында теләсә нинди йогышлы авыруны үз микробы китереп чыгаруына һәм аңа каршы уңышлы көрәшергә мөмкин икәненә беркем дә шикләнмәгән. «Вакыт кына бирегез, — дигән галим- бактериологлар,— тиздән бер авыру да калмас». Ләкин еллар узган, ә аларның вәгъдәләре үтәлмәгән. Кешеләр кызамык, тилчә (ящур), по- лиомиелит, трахома, чәчәк (оспа), сары бизгәк, грипп йоктырганнар.
Куркыныч авырулардан кешеләр миллионлап кырылган, ә авыру тудыручы микроблар табылмаган. Рус галиме Д .И.Ивановский 1892 елда тикшерүләр уздырып бу авыруларны микроб түгел, ә микробтан да кечерәк бер нәрсә китереп чыгара дигән нәтиҗәгә килә. Бу «бер нәрсә»не вирус дип атыйлар.
Латинча «вирус» агу дигәнне аңлата.
Аерым бер вирусны — электрон микроскоп уйлап табылгач кына күрә алдылар.
Иң гади вирус күзәнәк сүрүе эчендә спиральсыман молекула икән. Мон дый вирус үзенә туры килә торган тере күзәнәк белән очрашсын гына, спи раль шундук сүрүен ташлый, күзәнәк эченә үтеп керә — һәм шунда гаҗәеп хәл була: күзәнәк эчендәге нәрсә сүрү белән уратып алынган спиральләргә әйләнә! Башкача әйткәндә, вирусның яңа молекуласы хасил була, ә күзәнәк үзе һәлак була. Спиральләр күзәнәкне һәлак иткән шундый ук вируска әйләнә. Вирус шулай үрчи.
Вируслар бик күп төрле һәм һәркайсы бер-берсеннән аерыла, билгеле бер күзәнәккә генә тәэсир итә, билгеле бер авыруны гына китереп чыгара.
Кайбер бактерияләрнең эченә үтеп керә һәм аларны һәлак итә ала торган вируслар да бар. Бу вирусларны бактериофаглар, ягъни бактерияләрне юкка чыгаручылар дип атаганнар. Дизентерияне дәвалаганда, бактериофаглар ; табибларның бик шәп ярдәмчеләре булып тора.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6d/Tobacco_mosaic_virus_structure.png/640px-Tobacco_mosaic_virus_structure.png)