![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2a/Internet_users_per_100_and_GDP_per_capita.jpg/640px-Internet_users_per_100_and_GDP_per_capita.jpg&w=640&q=50)
Интернет
берләшкән санак челтәрләренең бөтендөнья системасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөтендөнья пәрәвезе белән бутамагыз.
Интернет | |
Нигезләнү датасы | 29 октябрь 1969 |
---|---|
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | челтәрара үзара йогынтышу[d] |
Киләсе | Интернет2[d] |
Алыштырган | Bildschirmtext[d] |
Кайда өйрәнелә | коммуникацияләр турында фән[d], медиаведение[d] һәм үзара тәэсир итешүләр фәне[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Винтон Серф[d] һәм Кан, Роберт Эллиот[d] |
Туры килә | IP[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Интернет[d] |
![]() | |
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d2/Internet_map_1024.jpg/640px-Internet_map_1024.jpg)
зәңгәр: net, ca, us яшел: com, org | кызыл: mil, gov, edu сары: jp, cn, tw, au, de | шәмәхә: uk, it, pl, fr алтын: br, kr, nl ак: ru, ws, tv, pro |
Интернет (ингл. Internet, ХФӘ: [ˈɪn.tə.net]) — мәгълүмат саклау һәм тапшыру өчен берләшкән компьютер челтәрләренең бөтендөнья системасы. Бөтендөнья челтәре һәм Глобаль челтәр, яисә Челтәр генә дип тә йөртелә. TCP/IP протоколлары стәке нигезендә төзелгән.
Интернет нигезендә бик күп төрле бирелмәләр тапшыру системалары эшли. Мәсәлән, Бөтендөнья пәрәвезе (рус. «Всемирная паутина», ингл. World Wide Web, WWW) — үзара һиперсылтамалар белән тоташкан документлар системасы (челтәре).
2015 елның уртасына Интернет белән кулланучылар саны 3,3 млрд-ка барып җитте. Күбесеннән бу Интернетка үтәрлек кәрәзле элемтәләрнең, 3G һәм 4G стандарларның, иҗтимагый челтәрләрнең киң таралуы белән, һәм интернет-трафикның бәясе төшүе белән аңлатыла.[1]