From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөек Сәлҗук дәүләте урта гасырларда яшәгән төрки-фарсы дәүләте була. Якынча 1037 елда дәүләткә нигез салына, 1080 елларда ул иң югары дәрәҗәсенә ирешә. 1194 елда таркала.
|
Сәлҗук нәселенә Сәлҗук исемле бәк нигез сала (як. 1038 елда вафат).
XI гасырда Урта Азиядән Кече Азиягә үтеп кергән сәлҗук төрекләре төркиләрнең угыз тармагы вәкилләре булалар.
999 елда Саманилар дәүләте юкка чыкканга кадәр сәлҗуклар алар белән бергә Караханлылар дәүләтенә каршы көрәшер өчен иттифак корган булалар. Саманилар дәүләтенең җимерелүеннән соң Газнәвиләр дәүләте (963-1187) көчәя. Газнәвиләр фарсылашкан төрки мәмлүкләр (коллар) булалар.
Сәлҗуклар Газнәвиләрләрне XI гасырның беренче яртысында берничә сугышта җиңеп, аларның күп кенә җирләрен үзләренә кушалар. Шулай ук сәлҗуклар 1055 елда шигый Буилар дәүләтеннән Багдад шәһәрен тартып алалар.
1071 елда Малазгирт янындагы сугышта Альп Арслан җитәкчелегендәге сәлҗукларның Византия гаскәрләрен җиңгәннән соң, төрекләргә Кече Азиягә таба юл ачык була, чөнки Византия эчке сугышлар аркасында көчле каршылык күрсәтерлек хәлдә булмый. 1072 елда Альп Арсланның үлеменнән соң сәлҗуклар Кече Азиягә күчешләрен башлыйлар.
Соңрак сәлҗуклар биләмәләрен тагын да киңәйтәләр. Аларның дәүләтләре көнчыгышта Кытай белән, көнбатышта Византия белән чиктәш була. Альп Арсланнан соңгы идарәче Мәлик Шаһ I заманында дәүләтнең башкаласы Тәһранга күчерелә. Мәлик Шаһ I заманында Сәлҗук дәүләте үзенең иң югары ноктасына ирешә.
Мәлик Шаһ Iнең 1092 елда үлеменнән соң аның бертуганы һәм уллары дәүләтне бүлешәләр. Нәтиҗәдә берничә төрек дәүләте пәйда була.
Күпсанлы сәбәпләр (Тәре яулары, бүлгәләнү һ.б.) аркасында Сәлҗук дәүләте үз көчен югалта һәм 1194 елда Харәзм дәүләте һөҗүме астында ахыргача юкка чыга.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.