Бөек Болгар иле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Бөек Болгар иле (виз. Παλαιά Μεγάλη Βουλγαρία; болг. Велика България) — һуннар дәүләте таркалганнан соң Көнчыгыш Аурупада барлыкка килгән болгарлар кабиләләренең берләшмәсе, болгарларның тарихи дәүләте, башкаласы Фанагориядә урнашкан булган. Бөек Болгар илендә шулай ук башка халыклар да яшәгән (фин-угыр телле халыклар һ.б.).
Кыска фактлар
Бөек Болгар иле | |||||||
| |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||
Башкала | Фанагория | ||||||
Тел(ләр) | Борынгы болгар теле | ||||||
Халык | болгарлар | ||||||
Идарә итү төре | ханлык | ||||||
Нәсел | Дуло | ||||||
хан | |||||||
- 632 - 665 еллар | Кубрат хан | ||||||
хан | |||||||
- 665 ел - 671 еллар | Батбай | ||||||
Ябу
Бөек Болгар иле 665 елда төзелеп, 679 елда хәзәрләр басымы астында таркала. Ләкин кайбер чыганакларга караганда, Византия елъязмачылары Прокопий һәм Никифор буенча Иске Болгар дәүләте 165 елда телгә алына[1].