From Wikipedia, the free encyclopedia
Бота́ника (нәбатат гыйлеме, бор. грек. βοτανικός — «үсемлеккә илтүче», шулай ук бор. грек. βοτάνη — «үсемлек, үлән») — үсемлекләр турындагы фән, биологияең бер тармагы.
Ботаника | |
Өйрәнелгән тармак | үсемлекләр |
---|---|
Һәштәге | Botany |
Үрнәк элементы | суүсембелем[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Ботаника[d] |
Ботаника Викиҗыентыкта |
Ботаника үсемлекләр турында булган барлык мәгълүматны да үз эченә ала, (морфология һәм анатомия) үсемлекләрнең систематикасын, геологик вакыт (эволюция) барышындагы үсешен, үзара бәйләнешен (филогенез), элеккеге һәм хәзерге таралу мәйданнарын (үсемлек географиясе), әйләнә-тирәлек белә бәйләнешен (үсемлек экологиясе), үсемлек катламының үзара кушылуын (фитоценология, яки геоботаника), үсемлекләрнең хуҗалыкта файдалану мөмкинлеге (ботаник байлыклар, яки экономик ботаника).
Ботаникада үсемлекләрне тикшерү буенча фикологияне һәм (альгологияне) — суүсемнәр турындагы фән, микологияне — гөмбәләр турындагы фән, лихенологияне — лишайниклар, бриологияне — мүкләр турындагы фәннәрне аерып алырга кирәк. Шулай ук бер күзәнәкле үсемлекләрне өйрәнүче фән буларак — микробиология һәм үсемлекләрнең вируслар, бактерияләр белән бәйләнешен өйрәнүче фән — фитопатологияне ботаниканың бер тармакларны кертергә мөмкин.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.