![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b0/Gutenberg_Bible.jpg/640px-Gutenberg_Bible.jpg&w=640&q=50)
Библия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Библия (Изге Язмалар, Изге Китап дип тә атала) (борынгы грек. τὰ βιβλία та библиа "китаплар") – яһүди һәм христиан диннәрендә Изге Китап сыйфатында канунлаштырылган борынгы язмалар җыентыгы. Тәүрат, Зәбур, Язмалар, Пәйгамбәрләр язуларын һәм Инҗил китабын үз эченә ала. Ислам Библияне Изге Китап буларак таный, ләкин аңа мөрәҗәгать итми. Библия Иске Гаһед (Ветхий Завет) һәм Яңа Гаһед (Новый Завет) дип аталган ике өлештән тора. Беренчесе христиан (мәсихчеләр) дине барлыкка килгәнче үк язылган китапларны берләштерә һәм Еврей-Арамей Язмалары буларак та билгеле. Икенчесен Гайсә Мәсихнең шәкертләре язган һәм Мәсихче Грек Язмалары буларак билгеле. Библиянең язылуы б. э. к. 1513 нче елда башлана һәм б. э. I гасырының ахырында тәмамлана.
Бу битнең исемен үзгәртергә тәкъдим ителгән: Тәүрат. Аның хәзерге исеме татар теле нормаларына яки Википедия мәкаләләренә исем кушу кагыйдәләренә каршы булырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны Википедия:Күчерү битендә табып була. Искәрмә. Җиңел очраклардан тыш, бәхәс беткәнче мәкаләне күчерү рөхсәт ителми. |
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b0/Gutenberg_Bible.jpg/640px-Gutenberg_Bible.jpg)