елга (Зәй районы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Баграж — Татарстанның Зәй районы[1] биләмәләрендә ага. Зәй шәһәре чикләрендә Урман Зәе елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Елга озынлыгы 20 км. Елга өстендә Урта Баграж, Югары Баграж авыллары урнашкан.
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°19'26"тн, 52°6'11"кнч |
РДСР | 10010101512111100029607 |
Нинди сулыкка коя | Урман Зәе |
Озынлык | 20 километр |
Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[2]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]
«Баграж» исеме удмурт сүзе — буера (бура), аш (су, чишмә), ягъни «буралы чишмәдән» ясалган. Зәй суына коючы Ирнә елгасының аръяк кушылдыгы — Баграж инеше Урал тауларының көнбатыш итәкләрендәге карсак тармакларының берсе читеннән тын гына агып ята. Диңгез өсте тигезлегеннән 232 метр биеклектәге Баграж урманлыгыннан башлана. Озынлыгы 19 км. Бу инешнең берничә кушылдыгы бар: уң якта — Матка һәм Бурсык инешләре, сулда — Кече Баграж инеше, Чуал, Сарсаз инешләре. Уң як яры биек (чөнки Кашка тауның биеклеге — 212 метр).
Елга бассейнында Югары Баграж, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж авыллары урнашкан[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.