Ат төсе — атның төк капламы, шулай ук тире һәм күзләренең төсе. Күп төсләрдә аксыл һәм карасу төсмерләре бар.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Төс битенә күчегез.
Борын-борыннан атларның дүрт төп төсен аералар:
Әмма хәзерге вакытта атларның төсен генетикага таянып бүленәләр. Америка галиме Филлип Споненберг өч төп төсне аера: кара; туры; җирән. Энн Боулинг исә тик ике төсне аера: кара; җирән.
Кара
- Кара — бөтенләй кара ат.
- Томрый кара
- Көмеш кара
Кара ат
Томрый кара ат
Көмеш кара ат
Туры
- Кара туры — кара гәүдәле, яллы һәм койрыклы, әмма танауда, күзләр тирәсендә, култык астында һәм касыкта коңгырт/сары таплы ат.
- Туры — кара яллы, койрыклы һәм аяклы коңгырт ат.
- Көмеш туры —
- Болан — кара яллы, койрыклы һәм аяклы саргылт ат.
Кара туры ат
Кара туры ат
Туры ат
Көмеш туры ат
Болан ат
Җирән
- Көрән — көрән (карасу җирән) ат.
- Җирән — бөтенләй җирән ат.
- Чаптар — җитен төсле яллы һәм койрыклы көрән яки җирән ат.
- Сары — ак яки җитен төсле яллы һәм койрыклы саргылт ат.
- Изабелла — зәңгәр күзле, алсу тиреле һәм аксыл сары төкле ат.
Бүз — чал ат.
Бурлы (чал) —
- Кара бурлы — соргылт төк катнашкан кара.
- Туры бурлы — соргылт төк катнашкан туры.
- Җирән бурлы — соргылт төк катнашкан җирән.
Алмачуар ат
Акбүз ат
Кара бурлы атлар
Туры бурлы ат
Җирән бурлы ат
Чуар —
Ала —
- Кара ала —
- Туры ала —
- Җирән ала —
Ак — коңгырт кара күзле, алсу тиреле һәм ак төкле ат. Акбүз атлардан аермалы буларак ак төк белән туа.
Чуар Кнабструппер аты
Чуар Аппалуза аты
Туры ала ат
Өстен ак ат
Кыргый төсләр —
- Соры —
- Бүртә — танауда, күзләр тирәсендә, култык астында һәм касыкта сары таплы туры ат.
- Кола — Пржевальский аты төсе.
- Кызыл кола — аксыл көрән, җирәнсу ат.
- Болан кола (ак кола) —
- Сары кола —
Соры ат
Кола төсендәге
Пржевальский аты
Кызыл кола ат
Болан кола ат
Подробнее Ген, Ат төсе ...
Ген | Ат төсе |
| кара | туры | җирән |
| кара | кара туры | туры | көрән | җирән |
Silver / Flaxen | көмеш кара | көмеш туры | чаптар |
Cream I | томрый кара | болан | сары |
Cream II | изабелла төсендәге |
Dun | соры | бүртә | кола | кызыл кола |
Dun + Cream I | | болан кола | сары кола |
Roan | кара бурлы | туры бурлы | җирән бурлы |
Gray | бүз |
Leopard | чуар |
Tobiano, Overo | кара ала | туры ала | җирән ала |
White | өстен ак |
Ябу