Альцгеймер авыруы
сирәк авыру / From Wikipedia, the free encyclopedia
Альцге́ймер авыруы (альцгеймер төрендәге сениль деменция) — деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Бу авыру аркасында кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый. Беренче тапкыр 1906 елда алман психиатры Алоис Альцгеймер тарафыннан тасвирланды. Кагыйдә буларак, 65 яшен узган кешеләр авырый башлый[1], ләкин Альцгеймерның иртә авыруы да бар, ул бик сирәк очрый торган. Хәзерге вакытта баш миендәге үзгәрешләрне магниторезонанслы томография күрсәтә.
Бу чирдән интегүчеләрнең баш мие начар шартларда сакланганлыктан карала башлаган әстерхан чикләвеге төшен хәтерләтә.
Әлеге чир кешедә акрынлап кына, сиздермичә башланып китә. Һәм ул нигездә йогышлы чирләр, авыр операцияләр, йөрәк-кан системасында тайпылышлар яки психик җәрәхәтләр кичергән кешеләрне “үз итә”. Олыгайгач, кешегә яңадан бала акылы керә башлый диләр. Өлкәннәрнең күбесе, балалар кебек, беркатлы, бик тиз ышанучан да булалар. Шуннан файдаланып, аларны аферистлар да алдап, соңгы тиеннәренә кадәр җыеп чыгып китәләр.
Альцгеймер (Альцхаймер) авыруы, күп вакыт 50 яшьтән соң барлыкка килә. Ул фикерләү сәләте түбәнәю, хәтер начарлану, шәхес үзгәрү белән характерлана торган баш мие зәгыйфьләнүе. Бу чир белән хатын- кызлар күбрәк авырый. Авыруның гаилә анамнезы җыелмасыннан чыгып, белгечләр 50 % очракта авыру нәселдән геннар буенча бирелә
дип саный. Тагын 50 % очракта ДНК (дезоксирибонуклеин кислотасы) митохондрийлары дефекты барлыкка килү нәтиҗәсендә бирелә дип исәпләнелә. Авыруны иртә башлана торган (65 яшькә кадәр — II тип), соң башлана торганга (65 яшьтән соң — I нче тип) аерып йөртәләр.
Диагноз, авыру билгеләренә карап, башка авыруларны исәптән чыгар ганнан соң куела. Тулысыңча диагнозны мәетне ярып тикшергәннән соң гына раслый алалар.
Гадәттә, авыру хәтер начарланудан башланып китә: авыру фикерен туплый, яңа күнегүләр башкара алмый. Алга таба симптом көчәя бара, ләкин вакыты-вакыты белән туктап торырга яки кызу темплар белән үсеш алырга да мөмкин. Авыруның беренче билгеләре сизелә башлаудан үлемгә китерү чоры — 10 ел тирәсе була.
Авыруның башлангыч этабында тайпылышны табу кыен. Әмма, тора- бара сырхауның авырлыгы кими, очлыкларында мускулларның тонусы күтәрелә, ул бөкрәеп, аякларын шапылдатып йөри башлый. Лаборатор тикшерүләр патологияне күрсәтми. Башлангыч стадияләрендә баш миенә компьютер томографиясе, магнит-резонанс томографиясе уздырганда, үз гәрешләр табылмый, соңрак хас булмаган атрофия барлыкка килгәнлеге беленә. ЭЭГ (электроэнцефалограмма — баш мие биопотенциалларының үзгәрүе язмасы) уздырганда да, патология табылмый, кайвакыт ритм ак рынаю күренә. 90 % очракта клиник диагноз дөрес булып чыга. Бу авыруга диагноз кую өчен бүгенге көнгә кадәр махсус маркер табылмаган әле.
Чирнең җиңел формасы. Кыска вакытлы хәтер начарлана. Әйләнә-тирә шартларны күз алдында тоту авырая. Авыру яшәгән урыныннан бераз гына читкә китсә дә, адашырга мөмкин. Ул вакытны белми башлый. Сөй- ; ләшкәндә сүзләрне таба алмый тора. Фикерен җыеп җөмлә төзи алмый. ; Катлаулырак һәм абстракт уйларны аңламый. Авыру берни белән дә , кызыксынмый, үз эченә бикләнә. Кайвакыт ул депрессиягә бирелә, агрес сивлык барлыкка килә. Катлаулы йорт эшләрен башкарганда (мәсәлән, аш пешерү) кыенлыклар туа.
Авыруның уртача формасы. Авыру үзенең хәлен белештерми башлый.
Аның ориентациясе бозыла. Күз алдында галлюцинацияләр барлыкка килә.
Ябыга. Ул көн дә үти торган эшләрне (мәсәлән, өстенә киенү) башкара алмый.
Авыр формасы. Авыру сөйләү сәләтен югалта һәм кеше әйткәнне аң ламый. Очлыклары ригидлыга (скелет мускулларының кинәт тонусы күтәрелү, деформациягә каршылыгы арту) әйләнә һәм ул йөрү сәләтен : югалта. Авыру табигый йомыш үтәүне контрольдә тота алмый. Кайвакыт { эпилепсия өянәге барлыкка килә. Авыруны кулдан ашатырга кирәк була, | ә аның йоту рефлексы сакланып кала.
Бүгенге көндә авыруны яхшы нәтиҗә белән дәвалый торган һәм чирнең | үсешен туктата торган чара юк. Җиңел һәм уртача формалары белән (авыручыларга табиб билгеләгән дарулар бераз ярдәм итәргә мөмкин. | Санап киткән авыру формаларын дәвалау, депрессияне, галлюцинацияне, агрессияне киметү өчен даруларны невролог һәм геронтолог кебек белгечләр генә билгели ала.