From Wikipedia, the free encyclopedia
Шакур (кыскартылган: ШАгыйрь КУРбанов, чын исеме Алмаз Корбанов) — рэп жанрында җырлар башкаручы татар җырчысы.
Алмаз 1985 елның 29 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә.
Алмаз Корбанов 18 гимназиядән тыш ике югары уку йортын да тәмамлый: 2007 елда Иҗтимагый Белем бирү Академиясен (элекеге Казан Иҗтимагый Юридик Институт) һәм 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм Муниципаль берәмлекләр белән идарә итү Академиясен.
Татар эстрадасына Шакур ялгыш кына кереп китә. Моңа кадәр ул рус рэпы белән шөгыльләнә һәм «Барс-Медиа» студиясенә үзенең бер җырын яздыру өчен килә. Җыр яздыручылар белән аралашып торганда, ул бер татар башкаручысының җырын рэп стилендә җырлап, пародия күрсәтә. Шул вакытны студиягә Фәрит Таишев очраклы кереп, Шакурга татар рэпы язып карарга тәкъдим итә.
2005 елда Шакур «Йолдызлар Фабрикасы»нда катнаша.
Шакурны татар эстрадасында «Дөнья тукта» җыры таныта, 2007 елда аңа клип төшерелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.