From Wikipedia, the free encyclopedia
Алексей Янишевски (Алексей Эраст улы Янишевски, 12 апрель 1873, Казан, Россия империясе — 9 октябрь 1936 (63 яшь), София, Өченче Болгария патшалыгы[d]) — РИ һәм Болгария невропатологы, психиатр, София университеты профессоры.
Алексей Янишевский | |
---|---|
Туган | 12 апрель 1873 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 9 октябрь 1936 (63 яшь) София, Өченче Болгария патшалыгы[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | песихиятыр |
Эш бирүче | София университеты[d] |
Ата-ана |
|
Алексей Янишевский танылган математик, Казан университеты профессоры Э.П. Янишевский гаиләсендә туа. Күренекле геолог һәм палеонтолог, геология-минералогия фәннәре докторы, ЛГУ профессоры Михаил Эрастович Янишевскийның энекәше (1871-1949).
Алексей Янишевский 1892 елда 3 нче Казан ир-атлар гимназиясен тәмамлый, аннары Казан университетының медицина факультетында укый. 1897 елда алтын медальгә тәмамлый.
1897-1901 елларда - Казан университетының Психиатрия клиникасы ординаторы. 1904 елда- Новороссийск университетының рухи һәм нерв авырулары кафедрасының приват-доценты (хәзер И.И. Мечников исемендәге Одесса милли университеты).
1912 елда А.Э. Янишевский Одессада нерв һәм психик авырулар өчен Россиядә беренче махсус шифаханә оештыра.
1922 елда контракт буенча Болгариягә китә, анда София университеты профессоры булып эшли. Университет каршында нерв авырулары клиникасын һәм кафедрасын роештыра, 1933 елга кадәр җитәкчелек иткән.
Янишевский совет гражданлыгын алган булса да, Россия невропатологлары белән элемтәдә тормаган.
Софиядә рус зиратында җирләнгән.
Нерв авырулары буенча дәреслек авторы. Нейроанатомия, неврология авыруларының семиотикасы, балалар психологиясе өлкәсендә бик күп фәнни хезмәтләре басылган.
Хатыны һәм кече улы Михаил 1934 елда гөмбә белән агуланып үлә.
• Алексей Эрастович Янишевский // Неврология, психиатрия и нейрохирургия, 1968, № 6. • Работа А.Э. Янишевского в психофизиологической лаборатории Императорского Казанского Университета/И.А. Митрофанов // Неврологический вестник, 2017. т.XLIX, Вып. 4, С.99-102
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.