Аксумла (елга)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Аксумла — Россия территориясеннән ага торган елга. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы Биккол авылыннан 1,5 км төньяктарак, тамагы Якушкино авылыннан 5 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 130 м, тамагыныкы — 80 м. Аксумланың су җыелу территориясе урмансыз диярлек. Аксумла елгасының 0,2 дән алып 3,3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Җәен, вак күлләр системасына әверелеп, үрге агымында һәм Якушкино авылыннан түбәндәрәк елга кибә. Ел дәвамында суы бик каты (9-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Елгада күләме 400 мең м³ булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 72 метр |
Координатлар | 54°24'25"тн, 50°39'58"кнч, 54°32'15.4"тн, 50°40'43.3"кнч, 54°32'7.80"тн, 50°40'44.40"кнч |
РДСР | 11010000412112100004872 |
Нинди сулыкка коя | Олы Чирмешән |
Озынлык | 13 километр |