From Wikipedia, the free encyclopedia
Азат Әхмәдулла улы Камалов (1 декабрь 1937 ел — 23 апрель 2007 ел) — СССР һәм Россия филологы, башкорт тел белгече, филология фәннәре докторы, башкорт топонимикасы өлкәсендәге белгеч.
Азат Камалов | |
---|---|
Туган | 1 декабрь 1937 Ямансаз, Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 23 апрель 2007 (69 яшь) Уфа, Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Азат Әхмәдулла улы Камалов 1937 елның 1 декабрендә Башкорт АССРның элекке Матрай районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Ямансаз авылында туган.
1964 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
1967-1990 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли (1972 елдан — өлкән хезмәткәр).
1990-1992 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта.
1992-1996 елларда Башкортстан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында эшли.
1996 елда Россия Федерациясенең Милли мәгариф мәсьәләләре институтының Башкортстан филиалында тикшеренүче вазифасын башкара.
1997-2005 елларда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, 1999-2004 елларда филология кафедрасы мөдире булып эшли.
2007 елның 23 апрелендә Уфада вафат була.
Азат Камалов — башкорт топонимикасы буенча 80-нән артык фәнни хезмәт авторы. Топонимика фәне белән дүрт дистә елга якын шөгыльләнү нәтиҗәсендә атамалар тарихы һәм этимологиясе хакында күп мәкаләләр, китаплар яза. Ул гыйльми-тикшеренү эшләрендә Башкортстан Республикасының ойконимиясен, гидронимиясен һәм оронимиясен тикшерүгә зур урын бирә. Башкорт топонимнарын башка төрки телләр, фин-угыр телләре һәм иран телләре белән чагыштырып өйрәнә.
Азат Камаловның гыйльми хезмәтләрендә башкортларның этногенезы, кабилә-ыру составы, хәрби-сәяси оешмалары, тамгалары турында бай мәгълүматлар бирелә. «Атайсал» (2001) китабы мисалында бу аеруча ачык күренә.
Азат Камалов — югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары өчен уку кулланмалары авторы буларак та яхшы билгеле галим.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.