From Wikipedia, the free encyclopedia
Камалов Абрик Закир улы (12.1.1943, БАССР ның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы), механик. Физика-математика фәннәр кандидаты (1971), профессор (1997). РФнең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003). Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965) СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, 1973 елдан алып Казан төзүче-инженерлар институтында (1977 елдан теоретик механика кафедрасы мөдире) эшли, бер үк вакытта 1999 елдан башлап Фән һәм тел журналы (Казан) мөхәррире.
Абрик Камалов | |
---|---|
Туган телдә исем | Камалов Абрик Закир улы |
Туган | 12 гыйнвар 1943 (81 яшь) Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы |
Милләт | татар |
Һөнәре | механик |
Бүләк һәм премияләре | ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009). |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре кандидаты[d] |
Фәнни эзләнүләре үзгәргән җисем механикасы проблемаларына багышланган. Камалов тарафыннан сыеклык агымында сыгылмалы юка тышчаларның ныклыгы, тотрыклылыгы, тирбәлеше һәм сыеклыкның алар тирәли агуы; тутырмалы тышчаларның көчәнеш астында үзгәргән хәле, тотрыклылыгы һәм тирбәлүе мәсәләләрен чыгару ысуллары һәм алгоритмлары эшләнгән. 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.