Игенчелек — авыл хуҗалыгы культураларын үстерү максатыннан җирне куллануга нигезләнгән авыл хуҗалыгы тармагы һәм фән.
Игенчелек барлыкка килү
Дата, б. э. к. мең ел | Ауропа | Төньяк Африка | Месопотамия һәм Левант | Көньяк-Көнчыгыш Азия |
---|---|---|---|---|
9 | Б.э.к. 9250 елда бүгенге Төркия җирендә бодай үстеә башлыйлар[1][2] | |||
8 | Төньяк Месопотамиядә — бодай, арпа, ногыт үстеәләр [3] | |||
7 | Неа-Никомедия культурасы (Төньяк Греция, Македония; б.э.к6230±150 ел)[4] — игенчелек; | Хассуна культурасы (Месопотамия) — игенчелек: бодай, борай, арпа[5]; Джармо культурасы (Гыйрак Көрдестаны) — игенчелек: арпа, бодай[6]. | ||
6 | Буг-днестр культурасы — игенчелек: арпа, бодай, тары[7]; Каран культурасы (Болгария) — игенчелек[8]; Көрөш культурасы (Маҗарстан) — игенчелек[9]. | Тасий культурасы ( Африка, Урта Мисыр) — игенчелек: бодай, арпа[10]. | Әл-обейд культурасы (Месопотамия) — игенчелек[11]. | Хэмуду культурасы (Кытай, Янцзы елгасы буе[12]) — игенчелек: дөге[13]. |
Игенчелек төрләре
- Мелиоратив игенчелек — Мелиорлашкан туфраклы җирләрдәге игенчелек,
- Сугарулы игенчелек — сугару юллары кулланылган игенчелек,
- Бахар игенчелек — язгы дымлылык кулланылган игенчелек.
Игенчелекнең төп объектлары булып туфрак һәм үсемлекләр тора.
Игенчелек системалары
- Адаптив-ландшафтлы система — ландшафтка игътибар итүгә юнәлтелгән экологик игенчелек системасы.
- иген-пар системасы — күпчелек игенчелек территориясен сукаланган кырларга чәчелгән культуралар алып торган игенчелек системасы.
- Сукалаулы система — күпчелек игенчелек территориясен сукаланган кырларга чәчелгән культуралар алып торган игенчелек системасы.
- Үләнчел система — күпчелек игенчелек территориясен үлән кырлары алып торган игенчелек системасы.
- Орлык-җимешле система — яртычыннан да күп булмаган игенчелек территориясен сукаланган кырларга чәчелгән бөртекле культуралар, ә калганын ногыт культуралары алып торган игенчелек системасы.
- Туфрак саклаулы система — пар һәм игенчеле кырлары алмашып килгән игенчелек системасы.
Моны да карагыз
- Авыл хуҗалыгы
- Төгәл игенчелек
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.