![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/af/Gebhard_Fugel_Moses_erh%25C3%25A4lt_die_Tafeln.jpg/640px-Gebhard_Fugel_Moses_erh%25C3%25A4lt_die_Tafeln.jpg&w=640&q=50)
Әхлак
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әхлак — гамәли акыл; кешелек сыйфатлары; холыкка, җан-акыл төзелешенә хас күнекмәләр; гадәтләр, йолалар, мода, хәрәкәт; иҗтимагый аң формасы һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төре; тарихның гуманистик перспективасын, кешелеклелек идеалын чагылдыручының үзкыйммәтен раслау, бәхеткә һәм лаеклы тормышка омтылу; «башкаларга ярдәм вә яхшылык итү, һичкемгә җәбер вә зарар итмәү табигате»[1].
Әхлак | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | этика |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | намуслылык[d] |
Моның каршысы | әхлаксызлык[d] |
![]() |
Әхлак җәмгыять тормышының бөтен сферасында кеше хәрәкәтен тәртипкә сала һәм билгеле бер иҗтимагый нигезләрне, тормыш төзелешен, аралашуны яклый һәм санкцияли (яки аларның үзгәртелүен таләп итә). Әхлак принциплары чыгармаларга юл бирми, абсолютлыкка дәгъва итә; гомумиләштерелгән рәвештә алар кеше яшәешенең иң тирән катламнарын, аның төп ихтыяҗларын чагылдыралар.
Әхлак үзенең нормаларын (гаделлек, намус, тыйнаклык, олыны-кечене хөрмәт итү һ.б.) үтәү өчен җәмәгатьчелек фикеренә таяна. Дөньяви әхлак кешеләрнең социаль тормыш белән бәйле ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен чагылдыра, ә дин әхлакны бөек рухи зат (Алла) тарафыннан билгеләнгән дип саный, дин кануннарына буйсындыра.