From Wikipedia, the free encyclopedia
Җиңү Тантанасы яки Җиңү Парады (tat. lat. Ciñü Tantanası(үле сылтама), рус. Парад Победы) - 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелгән парад, фашист Алмания өстеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тантана.
Җиңү Тантанасын Совет Берлеге маршалы Георгий Жуков кабул иткән.
Совет Берлеге маршалы Константин Рокоссовский Җиңү Тантанасы белән җитәкчелек иткән. Сталин Ленин төрбәсе трибунасында торып тантананы күзәткән.
Жуков һәм Рокоссовский Кызыл Мәйданда ак һәм кара атка атланып барганнар.
Аннары Кызыл мәйданда Карелия, Ленинград, 1-нче Балтыйк буе, 3-нче, 2-нче, 1-нче Беларус (Польша гаскәре вәкилләре белән), 1-нче, 2-нче, 3-нче , 4-нче Украина, Хәрби-Диңгез Флотының җыелма полклары узып барганнар. Парадта 1400 кешеле җыелма хәрби оркестры катнашкан.
Җыелма полкларыннан соң гаскәриләр колоннасы 200 төшерелгән тар-мар ителгән фашист байраклары белән узып барганнар. Барабаннар тавышында бары фашист байраклары Ленин төрбәсе төбендә унаштырылган басмага ыргытылган. Ыргытучы Совет гаскәриләре махсус бияләй белән кулларында булганнар, соңрак Төрбәсе төбе су белән юып алынган булган, ә бияләйләре һәм басма яндырылган.
Беренче ыргытылган фашист байрагы — Гитлер шәхси саклавының СС батальонының байрагы ташланган.
Сталин шәхси боерыгы буенча аның кителе өстендә эт-сапер Җульбарс Кызыл Мәйдан аша күтәреп илтелгән, шушы эт-каһарман Бөек Ватан сугышында 7 мең мина һәм 150 снәрәт табкан һәм сугыш тәмамланганчы яраланган булган.
Ыргытылган фашист байраклары хәзер Үзәк Хәрби Көчләре музеендә саклана.
Тантана Глинка музыкасы белән тәмамланган.
Җиңү Тантанасына 1945 елда төшерелгән документаль фильмы багышланган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.