2024 елдан Дания короле From Wikipedia, the free encyclopedia
Фредерик X, Фредерик Андре Хенрик Кристиан (дан. Frederik André Henrik Christian; 1968 елның 26 мае, Дания, Копенгаген) ― 2024 елның 14 гыйнварыннан Дания короле[3][4]. Глюксбурглар (Шлезвиг-Гольштейн-Зондербург-Глюксбург, алман. Schleswig-Holstein-Sonderburg-Glücksburg, дан. Slesvig-Holsten-Sønderborg-Lyksborg) династиясеннән.
Фредерик X | |
---|---|
Дания короле | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 14 гыйнвары | |
Аңа кадәр | Маргрете II |
Дәвамчысы | Кристиан |
Дания кронпринцы | |
Вазыйфада 1972 ел – 2024 ел | |
Аңа кадәр | Маргрете II |
Дәвамчысы | Кристиан |
Туган | 26 май 1968 (56 яшь) , Копенһаген |
Җефет | Мэри[d] |
Әни | Маргрете II[d][1] |
Әти | Хенрик, принц Датский[d][1] |
Белем | Орһус университеты[d][2], Гарвард университеты, школа Кребс[d], школа Роше[d], Эрегордская гимназия[d] һәм Датская академия обороны[d] |
1968 елның 26 маенда Дания башкаласы Копенгагенда принцесса (1972 елдан королева) Маргрете II[d] һәм принц Хенрик[d] (1934―2018) гаиләсендә өлкән бала булып туган. Энесе ― принц Йоаким (1969 елгы). 1972 елның 14 гыйнварында әнисе Маргрете II тәхеткә утыргач, кронпринц (вәли гаһед, тәхет варисы) булган.
Үзәк Дания төбәгендә урнашкан Орхус шәһәрендәге университетта[d] һәм 1992―1993 елларда Гарвард университетында Фредерик Хенриксен исеме астында җәмгыять белеме өйрәнгән. 1994 елда Берләшкән милләтләр оешмасында Дания миссиясендә 3 ай эшләгән. Әнисенең туган теле дат телен, әтисенең туган теле француз телен, инглиз, немец телләрен белә.
1995 елның февралендә Орхус университетында сәясәт фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.
1998―1999 елларда ― Парижда (Франция) Дания илчелегенең беренче секретаре.
2023 елның 31 декабрендә Дания королевасы Маргрете II тәхеттән өлкән улы файдасына баш тартуы турында игълан итә[5]. 2024 елның 14 гыйнварында принц Фредерик тәхеткә король Фредерик X буларак утыра[6].
Принц Фредерик өч белгечлек буенча тирән белем алган. Алар арасында иң күренеклесе – «Frømandskorps» Дания хәрби-диңгез спецназында уку. 2002―2003 елларда Саклану командованиесендә штаб офицеры сыйфатында хезмәт иткән. Еш кына рәсми кабул итүләр белән бәйле рәвештә, тәхет варисы принц диңгез флоты офицеры униформасын кигән.
2015 елдан флот контр-адмиралы, армия һәм авиация генерал-майоры булып тора.
2000 елгы Җәйге Олимпия уеннарында (Сидней, Австралия) танышкан австралияле Мэри Элизабет Дональдсонга (2024 елның 14 гыйнварыннан королева-консорт Мария[d]) 2004 елның 14 маенда Копенгаген соборында өйләнгән.
Әлеге никахта балалары принц Кристиан (2005 елгы; 2024 елның 14 гыйнварыннан тәхет варисы), принцесса Изабелла (2007 елгы), игезәкләр принц Винсент һәм принцесса Жозефина (2011 елгылар) туган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.