Зилә Сөнгатуллина – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор.
Тәрҗемәи хәл
Сөнгатуллина Зилә Даян кызы Башкортстанның Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында туа. Бабасы Мәхмүт Еникеев, атасы Даян Еникеев шул якларда укытучылык итәләр. Балачагы Нәсибаш авылында узды. 1973 елда Зилә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1983 елдан Казан дәүләт консерваториясендә соло җырын укыта. 1998 елдан профессор исемен ала, шул ук елдан кафедра мөдире була.
1973 елдан Зилә Сөнгатуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисткасы. Ул кырыктан артык рус, татар, чит ил композиторларның операларында төп рольләрне башкарды.
1980 елда Татарстан республикасының халык артисты исеменә лаек була.
1984 елда опера җырчысы Сөнгатуллина Зилә Даян кызы — "Кара йөзләр" операсында Галимә партиясен башкарганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.
1995 елда Зилә Сөнгатуллина Россия Федерациясенең халык артисты исемен ала.
Зилә Сөнгатуллина күп тапкыр бәйгеләрдә жюри буларак катнаша. Ул Глинка исемендәге Россиякүләм конкурста, Рөстәм Яхин исемендәге халыкара җырчылар конкурсында, “Йолдызлык” бәйгесендә жюри булды, Салих Сәйдәшев исемендәге региональ җырчылар конкурсында һәм Илһам Шакиров исемендәге халыкара татар җыры башкаручылары бәйгесендә җюри рәисе булганы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1980 ― Татарстан АССР халык артисты
- 1984 ― Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ― «Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарганы өчен
- 1995 ― Россия Федерациясенең халык артисты
- 2024 ― Дуслык ордены (Россия)[1]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.