Розачалар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Розачалар


Розасыманнар (лат. Rosáceae) — розачәчәклеләр тәртибенә керүче үсемлекләр гаиләлеге.

Кыска фактлар Халыкара фәнни исем, Таксономик ранг ...
Розачалар
Thumb
Халыкара фәнни исем Rosaceae Juss., 1789[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон розачәчәклеләр[1][5][6][…]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр гөлҗимеш
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
Thumb
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=972[7]
Montana Plant Life сылтамасы montana.plant-life.org/cgi-bin/family03.cgi?Rosaceae
 Розачалар Викиҗыентыкта
Ябу

Ыруглар

100 - 120 ыруг, алар эчендә 3000 - 4000 төр бар.

Вәкилләре

Розасыманнар гаиләлегенә алма, груша, чия, слива, төче чия, шәфталу, абрикос, бадам, шомырт, миләш керә. Куаклы үсемлекләрдән кура җиләге, кара бөрлегән, ә үлән үсемлекләрдән каен җиләге киң таралган.

Ин киң таралганнары:

Тышкы төзелеше

Розасыманнар тышкы күренешләре белән күп төрле. Органнарның төзелеше белән алар бер-берсеннән бик нык аерыла. Розасыманнарның күбесе туры сабаклы, буын аралары озын.

Чәчәк төзелеше

Чәчәкләрнең формасы дөрес[8], чәчәк түшәкләре[9] киң, кәсә рәвешендә. Аларның тирәлеге ике катлы, 5 кәсә яфракчыгыннан[10] һәм 5 таҗ аерчасыннан тора. Үсемлекләрнең кубесендә яшел яфраксыман очлы биш үсентедән торучы кәсә аслыгы бар. Бу яфракчыклар кәсә астына терәлеп үк үсәләр. Күпчелек розасыманнарның чәчәгендә серкәчләр мул була, алар чәчәк түшәге кырыенда үсә.

Җимешләре

Розасыманнардан төрле үсемлекләрнең җимешлекләр саны бертигез булмаска мөмкин. Чәчәкләрнең кайберләрендә алар күп була; алар яссы, кабарынкы яки бокалсыман чәчәк түшәгенең үзәк өлешендә урнашалар. Мондый очракларда һәр җимешлектән кечкенә аерым бер җимеш, ә бөтен чәчәктән −күп санлы чикләвекчекләр − коры җимешләр яисә күпләгән сусыл җимешләр барлыкка килә.

Җимешлекләр күп булган чәчәкләрдә җимеш өлгерә барган саен чәчәк түшәге зураеп үсәргә һәм сусыл булып әверелергә мөмкин.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.