Кара тишек (ингл. black hole) — гадәттән тыш зур тартымлы фәза-вакыт өлкәсе, аны хәтта яктылык тизлеге белән хәрәкәт итүче объектлар да ташлап китә алмыйлар (шулай ук яктылык квантлары да - фотоннар).

Кыска фактлар Кыскача исем, Кайда өйрәнелә ...
Кара тишек
Thumb
Кыскача исем BH[1], TN[2], ЧД[3], SL[4], BN[5] һәм ČL
Кайда өйрәнелә астрофизика[d]
Thumb
Моның каршысы ак тишек
 Кара тишек Викиҗыентыкта
Ябу
Thumb
Җирдән 54 миллион яктылык ел ераклыгында урнашкан Messier 87 галактикасының үзәгендәге үтә массив кара тишек фотосы радиодиапазонда туры төшерелгән
Thumb
Зур Магеланн Болыты галактикасы каршында кара тишекнең сурәтләнгән күренеше. Кара тишекнең Шварцшильд радиусы белән күзәтүче ераклыгы чагыштырмасы 1:9 тигез
Thumb
Кара тишек тирәсендә әйләнә торган кайнар плазма аккреция түгәрәгенең сурәтләнгән күренеше

Бу өлкәнең чиге вакыйгалар офыгы дип атала, ә аның хас зурлыгы — тартым радиусы. Иң гади очракта, сферик симметрияле кара тишектә ул Шварцшильд радиусына тигез:

,

биредә cяктылык тизлеге, M — җисемнең массасы, Gтартым даими зурлыгы.

Мондый фәза-вакыт өлкәләре барлыгының теоретик ихтималлыгы Эйнштейн тигезләмәләренең төгәл чишелешләреннән килеп чыга. Аларның беренчесен 1915 елда Карл Шварцшильд чыгара. Атаманың авторы төгәл билгеле түгел[6], әмма аны Джон Арчибальд Уилер тарата һәм беренче мәртәбә халык алдында 1967 елның 29 декабрендә «Безнең Галәм: мәгълүм һәм мәгълүм булмаган нәрсәләр (Our Universe: the Known and Unknown)» лекциясендә куллана[7]. Элегрәк мондый астрофизик объектларны «коллапсланган йолдызлар» яки «коллапсарлар» (ингл. collapsed stars сүзеннән), һәм ушандак «каткан йолдызлар» (ингл. frozen stars)[8] дип атаганнар.

Кара тишекләр чынбарлыкта булуы мәсьәләсе, аларның барлыгы килеп чыгуы тартым теориясе дөреслегенә тыгыз багланышлы. Заманча физикада стандарт тартым теориясе — кара тишекләрне барлыкка килүе ихтималлыгы алдан ышанычлы күрсәтүче гомуми чагыштырмалылык теориясе булып тора, әмма аларның булуы башка теорияләр кысаларында да мөмкин.

2019 елның 10 апрелендә Җирдән 54 миллион яктылык ел ераклыгында урнашкан Messier 87 галактикасының үзәгендәге кара тишек фотосы төшерелә, АКШ галимнәре 8 радиотелескоп ярдәмендә вакыйгалар офыгы булуын рәсми раслый һәм Гомуми нисбәтлелек теориясенең дөреслеген дәлилли.

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.