From Wikipedia, the free encyclopedia
Кырмыскалы районы (рус. Кармаскалинсᴋий район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Кырмыскалы авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма ᴋәмититының карары белән барлыкка килгән.
78 торак урыны 13 авыл шурасына бүленгән.
Кырмыскалы районы | |
баш. Ҡырмыҫҡалы районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Кырмыскалы |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 49 285 (1 гыйнвар 2019)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Иглин районы |
Мәйдан | 1750,88 км²[2] |
Почта индексы | 4530ХХ |
Рәсми веб-сайт | admkarm.ru |
Җирле телефон коды | 34765 |
Кырмыскалы районы Викиҗыентыкта |
һәм
Кырмыскалы муниципаль районы җɵмһүрᴎятның үзәк өлешендә, Агыйделнең сул ярында. Агыйдел суы аша Иглин, Гафури һәм Архангель районнары белән чиктәш. Көньяктан Авыргазы районы белән, көньяк-көнбатыштан – Дәүләкән, көнбатышта – Уфа һәм Чишмә районнары белән чиктәш. Мәйданы 1730 дүрᴛᴋел километр тәшкил итә.
175088 га тулаем мәйданның авыл хуҗалыгы җирләре 124,3 меңен алып торалар, шул исәптән иген җирләре – 78 мең га.
Район биләмәсенең 17,5 проценты (30,7 мең га) урманнар. Урманнарда имән, усак, юкә агачлары үсә.[3]
Халыкның уртача яше – 33,2. Иң эре торак урыннары: Кырмыскалы (2009 елда 9,1 мең кеше яши), Прибельсᴋ эшчеләр бистәсе (4,9 мең), Олыкүл (4,71 мең), Кабак (3,07 мең), Константиновка (1,67 мең), Сахай (1,57 мең), Бозаяз (1,54 мең), Яңа Кыешкы (1,28 мең).
Год | башкортлар кеше |
башкортлар % |
татарлар кеше |
татарлар % |
руслар кеше |
руслар % |
Барлыгы %кеше |
---|---|---|---|---|---|---|---|
1970 | 12 289 | 21.3% | 25 863 | 44.8% | 57 743 | ||
1989 | 10 471 | 22,9% | 21 756 | 47,6% | 45 680 | ||
2002 | 23 296 | 42,68% | 15 811 | 28,97% | 8 767 | 16.06% | 54 585 |
2010 | 20 236 | 39,6 % | 16 318 | 31,9 % | 8 418 | 16,5 % | 51 504 |
Таблицада күрсәтелмәгәннәрдән 2002 елда районда чуашлар (5 238), мукшылар (586) һәм украиннар (295) яши.
1939[6][7] | 1959[8][7] | 1970[9][7] | 1979[10][7] | 1989[11][7] | 2002[12][7] | 2008[13] | 2009[14] | 2010[15] | 2012[16] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
47 644 | ↗55 443 | ↗57 183 | ↘49 849 | ↘45 680 | ↗54 585 | ↘52 191 | ↗52 194 | ↘51 504 | ↘50 877 |
2013[17] | 2014[18] | 2015[19] | 2016[20] | 2017[21] | 1 гый 2018[22] | 1 гый 2019[1] | 2021[23] | ||
↘50 620 | ↘50 176 | ↗50 190 | ↗50 276 | ↗50 319 | ↘49 792 | ↘49 285 | ↗52 715 |
Район икътисадында төп урынны сәнәгать били. 2009 елда җитештерелгән продукциянең 58% аңа туры килгән. 2009 елда 1,3 млрд сумлык продукция сатылган. 2010 елда – 1,8 тапкыр күбрәк: 2 млрд сумлык. Районда 5 сәнәгать предпприятиесе эшли. Җир асты байлыкларын чыгару тармагында ҖЧҖ «Башстройресурс» (Кабак); эшкәртүче сәнәгать тармагында ҖЧҖ “Карлыман шикәре” (Прибельсᴋи бистәсе), ҖЧҖ “Башкорт кирпече” (Кабак) кәcəбәләре эшлиләр. Соңгы икесе сәнәгать продукциясенең яртысын җитештерә. Алар район буенча гына түгел, җɵмһүрᴎят күләмендә зур әһәмияткә ия. “Карлыман-шикәр” – җɵмһүрᴎятда бердәнбер сөттән озак сакланучы консервалар ясаучы. “Башкорт кирпече” җɵмһүрᴎятданың 30% силикат кирпечен җитешетерә.
Карлыман-шикәрдә 906 кеше эшли, 2009 елны 16 млн сумлык табыш белән тамалаган.
Җитештерү көчләре Кабакта урнашкан «Башкорт кирпече»ндә 225 кеше эшли.
Районда 18 эре хуҗалык һәм 88 фермерлык хуҗалыгы эшли. Шәхси хуҗалыклар 17 меңләп исәпләнә.
Районда 50,4 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 14,8 меңе (29,4%) – хуҗалыкларда, 33,7 меңе (66,8%) — шәхси хуҗалыкларда, 1,9 мең баш – фермер хуҗалыкларында.
Районның машина-трактор паркын 608 трактор (эре хуҗалыкларда – 513), 35 иген комбайны, тагын 24 – чөгендер җыю, 10 – терлек азыгы җыю комбайны.; барлыгы 176 йөк машинасы. Техниканың тулаем тузганлыгы – 70%. 2009 елда 62,9 млн сумлык 48 яңа техника берәмлеге алынган.
Иң мөһим авыл хуҗалыгы культурасы – шикәр чөгендере. 2009 елда 190 мең тонна уңыш алынган, уртача уңдырышлыгы – 309 ц./га.
Атҗитәрдә ҖЧҖ “Аккош” кошчылык фабрикасы эшли башлаган (8 мең баш каз). ҖЧҖ “Кырмыскалы кошы” 2010 елда 12 мең бройлер чебеш һәм 40 мең каз бәбкәсе саткан.
2009 елда авыл хуҗалыгында 747,7 млн сумлык продукция, товар һәм хезмәтләр җитештерелгән. Дәүләттән 45,2 млн сумлык субсидия алынган.[24]
Район географик яктан уңышлы урынлашкан. Аның аша Федерация һәм җɵмһүрᴎят әһәмиятендәге транспорт артерияләре уза: Куйбышев тимер юлының Уфа – Күмертау – Ырынбур сызыгы, Урал арты белән тоташтыручы Карлыман – Белорецк сызыгы; Уфа – Ырынбур, Булгаково – Белорет автоᴍобᴎᴫь юллары. Елгачылыкта яхшы гына үсә. Кабак белән Кыешкыда пристань эшли.
Районда 6 тимер юл станциясе урнашкан.
17 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы, 35 мәктәп.
Русча һәм татарча район гәҗит чыгарыла, 2006 елдан «Кармаскалинская новь» 2011 елның 17 август көнендә архивланган. һәм «Үзән» исемнәре белән. 2007 елдан «Даира» исеме белән башкортча аерым гәҗит чыга башлаган.
Рәсми сайт (рус.)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.