From Wikipedia, the free encyclopedia
Мамадыш (лат. тат. Mamadış, рус. Мамадыш) — Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының Мамадыш районы үзәге, Казаннан 167 км көнчыгышта урнашкан. Кама алды төбәгендә, Нократ елгасының (Чулманның кушылдыгы) уң ярына, Ушмы елгасы койган урында, Казан-Екатеринбург линиясендәге Кукмара тимер юл станциясеннән 80 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. Нократ елгасында пристань.
Мамадыш | |
рус. Мамадыш | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1391 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Мамадыш районы, Городское поселение город Мамадыш[d][1], Мамадыш өязе һәм Мамадыш кантуны |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Мамадыш[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 15 726 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 60 метр |
Мәйдан | 15 км² |
Почта индексы | 422190 |
Җирле телефон коды | 85563 |
Мамадыш Викиҗыентыкта |
Халык саны: 14 432 кеше (2010).[3]
Татар авылы буларак барлыкка килә. Аның урынына беренче күчеп утыручының исемен йөртә. ХVII гасырдан анда руслар күченеп утыра башлый. Изге Троица храмы җиткерелгәч, Троицкое авылы дип атала. 1781 елдан Мамадыш – өяз шәһәре. Район 1930 елда оештырыла.
1921 елның ахырында Мамадышта эшләп килгән педагогия курслары ябыла. Сәбәбе: укыту өчен әсбаплар, кабинетлар, мастерскойлар һәм иң мөһиме — педагоглар җитешмәү. Күп кенә фәннәр бөтенләй укытылмый. Курсларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушалар.
1840[4] | 1866[5] | 1897[6] | 1913[7] | 1939[7] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
3 655 | 3 619 | 4 195 | ~5 900 | ~7 700 | 9 023 | 9 663 | 10 326 | 11 835 | 13 509 | 14 432 |
Төп милләтләр:
Бодай, арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге, җитен үстерелә. Терлекчелекнең төп юнәлешләре-сөтчелек, дуңгызчылык, җәнлекчелек.
Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче ширкәтләр: "Агрохимсервис".
"Нократ" ("Вятка") матбугат-мәгълүмат дәүләт учреждениесе.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.