Һиндуку́ш (пушту هندوکش, урд. ہندوکش, бор. грек. Καύκασος Ινδικός — Һинд Кавказы, яки Паропамисадлар (бор. грек. Παροπαμισάδαι)) — Үзәк Азиядәге тау системасы. Әфганстан һәм Пакстан территориясендә урнашкан.
Озынлыгы ~800 км, киңлеге 350 кмгача. Иң биек ноктасы — 7708 м (Тиричмир тавы). Үзәк һәм көнбатыш өлешләрнең уртача биеклеге 4000 м. Һиндукуш көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка сузылган булы, Амудәрья, Һинд һәм Һилмәнд елгалары бассейннары арасында суаергыч вазыйфасын, климатик һәм ландшафт чиге вазыйфасын башкара. Төп тезмәләр — Баба, Пагман, һ.б. Таулар альп җыерчыклыгы дәверендә барлыкка килгән. Туфрагы борынгы метаморфик токымнардан (сәверташ, грәнит, акшар һ.б.), шунингдек, мезокайнозойның утырма катламнарыннан төзелгән. Сейсмик актив зона. Климаты коры континенталь. Еллык явымнар саны 300—800 мм, көньяк-көнчыгыш җәйге муссоннар тәэсирендә була. Елгалары кар һәм боздан туена.
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.