Бүре́ (Canis lupus) — этсыманнар гаиләлегеннән имезүче хайван. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада очрый. ТР территориясендә зур урманнарда яши.

Кыска фактлар Кыскача исем, Халыкара фәнни исем ...
Бүре
Thumb
Кыскача исем C. lupus
Халыкара фәнни исем Canis lupus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Бүреләр[d][1][2]
Таксонның халык атамасы Grey Wolf[4][5][6][…]
Макималь гомер озынлыгы 20,6 ел[7]
Йөклелек чоры 62 ± 1 тәүлек[8]
Төшләү көче коэффициенты 136
Йөрәк тибеше ешлыгы 90 ударов в минуту һәм 200 ударов в минуту
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][9]
Бүләкләр

Животное года[d] (2003)

[10]

Q109758333? (2017)

Thumb
Туклану чыганагы O. cuniculus[d], L. europaeus, A. alces, бизон[d], үләксә[d], R. tarandus[d], боланнар, O. moschatus[d], S. scrofa, O. orientalis[d], Rupicapra[d], ibex[d], Лемминг[d], Кыр тычканнары[d], Кондызлар[d], Сарык, сыер, эт, мәче, җиләк[d], алма, армут[d], йөзем[d], үлән[d], Сөләйман балыклары[d], O. hemionus[d], C. capreolus[d], C. elaphus[d], V. vulpes, M. coypus[d], N. procyonoides[d], кошлар, балыклар, Аурупа муфлон[d], C. canadensis[d] һәм ризык калдыклары[d]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы critically endangered[d][11]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
CITES Appendix Appendix I of CITES[d] һәм Appendix II of CITES[d]
Тәүлек циклы катемерально[d][12][13]
Таксон ареалы Канада[14], Россия, Финляндия, Казакъстан, Монголия, Иран, Төркия, Әфганстан, Пакьстан, Гренландия[d], Америка Кушма Штатлары, Испания[15], Греция, Эстония, Беларусь, Латвия, Йәмән, Согуд Гарәбстаны, Италия[15], Франция[15], Германия[16][15], Польша[15], Бельгия, Нидерланд, Швейцария[15] һәм Көньяк Кытай таулары[d][17]
Оя зурлыгы 6[18]
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/bio/mammal/Carn/canids/grwo/wolffm.htm
 Бүре Викиҗыентыкта
Ябу

Гәүдә озынлыгы 160 см га кадәр, ата бүреләр ана бүреләргә караганда зуррак. Башы һәм муены куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры. Мехы кабарынкы һәм куе, җәйге вакытта - кыска, тупас һәм каты. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре - актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп тора. Ач бүре кайвакыт кешеләргә дә һөҗүм итә. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин. Бүреләр - моногамик хайваннар. Гомер буе парлашып яшиләр, ләкин кышын кечкенә көтүләр булын оешалар, гадәттә, төркемгә узган елның яшь бүреләре килеп кушыла. Аталану вакыты - кыш. Гадәттә 4-6 баласы була.


Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши. Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. Татарстанда бүре аз санда һәм шуңа күрә бу ерткычның һәр җирдәге зыяны турында сөйләргә туры килми. Бу төр этләрнең йорт токымнарына башлангыч биргән һәм шуңа күрә алар белән җиңел кушыла. Кайбер районнарда эт-бүре гибридлары очрый.[19]

Ау ел дәвамында рөхсәт ителә. Котыру авыруы вирусын йөртергә дә мөмкин. Бүре йорт этенең (Canis familiaris) ыруг башлангычы булып тора.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.