Россия җырчысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Алсу Ралиф кызы (Сафина) Абрамова (1983 елның 27 июне, Бөгелмә) — Россия эстрадасының күренекле вәкиле. Татарстанның (2010) һәм Башкортстанның (2019) халык, РФ атказанган (2018) арᴛисты. Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы (2000).
Алсу | |
---|---|
Туган телдә исем | Алсу Ралиф кызы (Сафина) Абрамова |
Туган | 27 июнь 1983 (41 яшь) Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | җырчы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Ян Рафаэльевич Абрамов[d] |
Балалар | кызлары Сафинә, Миккела, улы Рафаэль |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | alsou.ru |
Ул 1983 елның 27 июнендә Татарстан җөмһүpиятсының Бөгелмә шәһәрендә туган. Әтисе Сафин Ралиф Рафил улы — «ЛУКойл» карамай компаниясенең беренче вице-президенты. Әнисе Разия Исхак кызы — мигъмаp.
Россиядә чакта музыка мәктәбен тәмамлый. 1993 елдан бирле Лондонда икенче абыйсы Марат гаиләсендә яшәгән. 11 җырдан торган «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы («Зимний сон» — «Кышкы төш») 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.
2000 елның 13 маенда Шʙециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала.
Шул ук елны аңа Татарстан җөмһүpиятенең атказанган җырчысы исемен бирәләр, Бөгелмә шәһәренең «мактаулы гражданы» исемен йөртә. Белгечлеге буенча — «мигъмаp-дизайнер».
2003 елның 14 февралендә җырчының «19» дип аталган яңа альбомы чыга.
2007 елда «Бердәм Россия» фиркәсенә керә[1]. Биш еллык тәнәфестән соң, 2008 елда, Алсу «Самое главное» («Иң мөһиме») музыкаль альбомын чыгара. Шул ук ел ахырында татар һәм башкорт телендә «Туган Тел» дип аталган тагын бер диск дөнья күрә[2].
2009 елның 16 маенда Мәскәүдә Иван Ургант белән бергә «Евровидение» җыр конкурсының финалын алып бара. Моңа бәйле рәвештә «Күңел ачу программасын алып баручы» номинациясендә «ТЭФИ» (2009) премиясенә лаек була[3].
2010 елның 17 февралендә Алсуга «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме бирелә[4].
2011 елда җырчы актив хәйрия эшчәнлеге, балаларга ярдәм күрсәткәне өчен ЮНЕСКОдан «Дөнья Артисты» исеме бирелә[5].
Алсу дүрт тапкыр «Золотой граммофон» музыкаль бүләгенә лаек була: 1999 елда «Иногда» («Кайвакыт») җыры өчен; 2002 елда «Всё равно» («Барыбер») җыры өчен; 2003 елда «Вчера» («Кичә») җыры өчен; 2011 елда «Я тебя не придумала» («Мин сине уйлап тапмадым») җыры өчен[6].
2006 елның 18 мартында эшмәкәр, «Яңа корал технологияләре» компаниясенең директорлар советы рәисе Ян Рафаэль улы Абрамовка (1977 елның 4 декабрендә Бакуда тау яһүдләре гаиләсендә туган) кияүгә чыккан. Пар 18 ел бергә яшәгән. 2024 елның 24 маенда Пресня судының мировой судьясына Ян Абрамов белән аерылышу турында дәгъва гаризасы биргән[7][8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.