From Wikipedia, the free encyclopedia
Әнвәр Әдип улы Маликов (31 март 1957, Әлмәт, ТАССР, РСФСР, СССР) — журналист, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2017 ел).
Әнвәр Маликов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әнвәр Әдип улы Маликов |
Туган | 31 март 1957 (67 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ РФ |
Һөнәре | журналист |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Әнвәр Маликов 1957 елның 31 мартында Әлмәттә язучылар Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова гаиләсендә туган. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 1982 аспирантурада белем алган. 1982―1985 елларда Ленин комсомолының Казанныж Киров райкомы, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты инструкторы булып эшли. 1985―1986 елларда ― СССР Эчке эшләр министрлыгының югары курсларында укучы. Курслар тәмамланганнан соң, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең беренче җитәкчесе булган. 1991―1992 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының яңалыклар хезмәтен җитәкли. 1992―1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы матбугат үзәгенең беренче җитәкчесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте белән җитәкчелек иткән. 1999―2008 елларда Татарстан Республикасы буенча «АК&М» Мәскәү мәгълүмати-аналитик агентлыгының үз корреспонденты. 2008 елда нефть проблематикасына махсуслашкән «Девон» (Казан) мәгълүмат агентлыгының гамәлгә куючысы һәм баш мөхәррире. 1990 елда «Комсомолец Татарии» газетасы белән берлектә «Криминальный вестник» газетасын гамәлгә куя, җинаятьчелекнең социаль тамырларын ачып бирә торган материаллар бастырган Татарстан Республикасында Матбугат хезмәте институтын торгызуга үз өлешен кертә, хакимиятнең матбугат белән багланышлары традицияләренә нигез салган. Әйдәп баручы икътисад күзәтүчеләрнең берсе, Татарстанда тармакны үзгәртеп кору хроникасын алып бара. Республиканың инвестицион җәлеп итүчән регион буларак алга китүенә ярдәм итә.
Йөз мәкалә авторы һәм федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында 10 меңгә якын яңалык мәгълүмат. Мәкаләләренең төп тематикасы ― Идел-Урал төбәгендә энергетика, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.