Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әнвәр Кәримов, Әнвәр Ибраһим улы Кәримов (1921 елның 28 декабре, БАССР, Бозаяз районы, Ибрай — 1961 елның 20 июне, Киров өлкәсе, Лебяжье районы, Глекмашор) — Бөек Ватан сугышында катнашкан 1нче класслы хәрби очучы-сынаучы, полковник, Хөрмәт Билгесе, Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан уңышлар өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән. 1961 елда ракета йөртүче очкычны сынаганда һәлак булган.
Әнвәр Кәримов | |
---|---|
Туу датасы | 28 декабрь 1921 |
Туу урыны | БАССР. Бозаяз районы, Ибрай |
Үлем датасы | 20 июнь 1961 (39 яшь) |
Үлем урыны | Киров өлкәсе, Лебяжье районы, Глекмашор |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | авиация |
Дәрәҗә | полковник |
Җитәкчелек иткән | «Ту-16» очкычы |
Бүләкләр һәм премияләр |
1921 елның 28 декабрендә БАССР (1935-1956 елларда Бозаяз районы, хәзерге Авыргазы районы) Ибрай авылында туган. Урта белемле. 1939 елдан Кызыл гаскәрдә. Сталинградта хәрби-очу авиация укуханәсен тәмамлаган (1941). Бөек Ватан сугышында очучы-истребитель буларак катнаша, 1943 елда яралана. 1944 елдан Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япониягә каршы сугыш (ru) хәрәкәтләрендә катнаша. 1948 елдан реактив очкычларда очышлар ясый. 1950 елдан Ржевта эскадрилья командиры. Сталинның улы Василий (1920-1962) кул астындагы 145нче авиадивизиядә хезмәт итә. 1952 елдан Казанда, Г.И. Бакшаевның оча торган мәрәй уйлап чыгаручы тәҗрибә-конструкторлык бюросында мәрәйне тагып очучы булып хезмәт итә. 1954 елның октябреннән Ә. Кәримов — Ту-16 реактив очкычын сынаучы очучы. И-16, Як-1, Ла-1, Ла-9, Як-17, МиГ-15, МиГ-17, Ил-28, Ту-16, Ту-107Б очкычларын сынау очышларында катнаша. Сынаулар Казанның 22нче заводы аэродромында уза. 1960 елда Әнвәр Кәримов космонавтлар отрядына намзәт сыйфатында стажировка уза.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Арча зиратында туганнар каберлегендәге һәйкәл фотосурәте. | |
1961 елның 20 июнендә Киров өлкәсендә (Лебяжье районы Глекмашор авылы)[1] Ту-16К-10 ракета йөртүче реактив очкычын сынау очышы вакытында, һавада килеш Ту-16 танкерыннан ягулык салу мөмкинлеген тикшергәндә, танкер шлангы һәм тросы реактив очкычның канатына урала, элеронны кыса, ракета йөртүче очкыч җиргә төшеп каплана, экипаж һәлак була. Экипаж (Ә.И. Кәримов. В.С. Демидов, А.И. Воробьев, Г.А. Бадьянов, И.Д. Столяров, В.А.Свиридов) Казанда Арча зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.