Әйләнә — берәр өслектә әйләнә үзәге дип аталган ноктадан бер үк ераклыкта урнашкан нокталар күплеге. Ераклык нульгә тигез булмаган метрикалы булырга тиеш, ул әйләнә радиусы дип атала.
Кыска фактлар Кайда өйрәнелә, Нинди вики-проектка керә ...
Ябу
- Радиус — ераклык зурлыгы гына түгел, ә әйләнә үзәген аның нокталары белән тоташтыручы кисемтә дә.
- Әйләнәнең ике ноктасын берләштерүче кисемтә хорда дип атала. Әйләнә үзәге аша узучы хорда диаметр дип атала.
- Озынлыгы радиуска тигез булган әйләнә дугасы 1 радианга тигез булган почмак хасил итә.
- Әйләнә үзәгенә кадәрге ераклыгы радиустан ким булган өслек өстендәге нокталар урыны түгәрәк дип атала.
- Әйләнә белән бердәнбер уртак ноктага ия булган туры әйләнәгә орынучы туры дип атала. Аларның уртак ноктасы исә орыну ноктасы дип атала.
- Гомуми үзәккә ия ике әйләнә концентрик әйләнәләр дип атала.
- Туры почмак астында кисешүче ике әйләнә ортогональ әйләнәләр дип атала.
- Изопериметрик тигезсезлек: бирелгән озынлыкка ия булган барлык йомык кәкреләрдән әйләнә максималь мәйданлы өлкәне үз эченә ала.
- Әйләнәгә орынучы туры орыну ноктасында тәмамланучы диаметрга һәрвакыт перпендикуляр.
- Бер турыда ятмаучы өч нокта аркылы бердәнбер әйләнә үткәрергә була.
- Ике әйләнәнең орыну ноктасы аларның үзәкләрен берләштерүче турыда ята.
- Радианнарда бирелгән үзәк почмагы тарафыннан барлыкка китерелгән радиуслы әйләнә дугасының озынлыгын формуласы буенча исәпләргә була.