From Wikipedia, the free encyclopedia
Һеродо́т Галикарнаслы́ (Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς, б. э. к. 484 – б. э. к. 425) – борынгы грек тарихчысы, беренче тарихи "Тарих" трактаты авторы. Һеродотның китаплары антик мәдәниятны өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Цицерон аны «тарих атасы» дип атаган. Бөек Скифия тарихы буенча эше бик мөһим булып санала.
Һеродот бор. грекча Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς | |
---|---|
Туган телдә исем | Һеродот |
Туган | Якынча б. э. к. 484 ел Галикарнас |
Үлгән | Якынча б. э. к. 425 ел Афина |
Яшәгән урын | Галикарнас[d] Самос[d] Фурии[d] |
Милләт | Грек |
Ватандашлыгы | Галикарнас[d] |
Һөнәре | тарихчы, сәяхәтче |
Ата-ана |
|
[[commons:Category:Herodotus|Һеродот |
Һеродотның ватаны Галикарнасс шәһәре, Кече Азия. Б.э.к. 5 б. 50—40нчы елларда Кече Азия, Төньяк-Көнчыгыш Африка, Көньяк-Көнчыгыш Европа буйлап сәяхәт итә. 500—449 елларда грек-фарсы сугышлары турындагы әсәрнең авторы, ул артабан “Тарих” (“История”) дип атала һәм 9 китапка (аларның һәрберсенә муза исеме бирелә) бүленә. Һеродот күп төрле чыганакларга (шәхси күзәтүләре, күреп белүчеләрнең сөйләүләре, риваятьләр һәм легендалар, төрле язма чыганаклар) нигезләнгән хезмәте төрле илләрнең географик урыны, икт. һәм сәяси тормышы үзенчәлекләре, аларна яшәүчеләрнең дине, гореф-гадәте һәм йолалары турындагы мәгълүматләрне үз эченә ала.
Патша Дарий I нең скифлар иленә ясаган явына багышланган 4нче китапта (“Мельпомена”) Рифей (Урал) таулары янында яшәүче үзе агриппейлар, аримасплар, дайлар, иирклар, исседоннар, савроматлар, массагетлар һ.б. дип атаган халыкларның тормышы һәм көнкүреше турында беренче систематик тасвирлама бирә. Һеродот мәгълүматлары иртә тимер гасыр чорындагы Көньяк Урал тарихын өйрәнгәндә киң файдаланыла.
Һеродот Афина шәһәрендә вафат була. Башка мәгълүматләр буенча, Фурия ш., Көньяк Италия.
переизд.: М.: URSS, 2009.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Herodotus (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Геродот (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.