From Wikipedia, the free encyclopedia
Гомәр Зариф улы Дахер (Таһиров - Фин. Ymär Daher / Tahiroff, - мишәрчә: Үмәр; 1910 елның 15 ноябре – 1999 елның 10 июле[1]) — Финляндиядәге татар оешмасы рәисе, Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклесе.[1][2]
Гомәр Дахер Үмәр Дахер Үмәр Таһиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Үмәр Зариф улы Таһиров Гомәр Зариф улы Таһиров |
Туган | 15 ноябрь 1910 РИ, Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе, Куйсуы |
Үлгән | 10 июль 1999 (88 яшь) Финляндия, Һелсинки |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ Финляндия |
Әлма-матер | Хельсинки университеты[d] |
Һөнәре | юрист, мөгаллим |
Җефет | Халидә Гыймат Җәмәлетдин кызы |
Балалар | улы Окан, кызлары Рәхилә, Тинәт |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
1910 елның 15 ноябренда Түбән Новгород губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Куйсуы авылында игенче гаиләсендә өлкән бала булып туган.
1922 елда, әнисе вафатыннан соң, Финляндиягә барып төпләнгән әтисе янына чыгып китә. Үмәр, фин мәктәбенә укырга кереп, сигезьеллык мәктәпне җиде елда тәмамлый. Һелсинки университетының юридик факультетын тәмамлый (1938). «Agricultura Anatolica I. Die volkstümlichen landwirtschaftlichen Geräte» темасына докторлык диссертациясен[3] яклый.
1970 елның 15 ноябренда Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы һәм вице-судья Үмәр Даһерның 60 яшьлек юбилее уздырыла. Әлеге вакыйгага багышлап, галимнең дуслары төрле илләрнең күренекле галимнәре язган, нигездә, татар теле һәм татар халкы тарихына багышланган мәкаләләрен туплап, «TATARICA» китабы нәшер итәргә уйлыйлар.
1987 елда, 17 елдан соң гына, фин, инглиз, татар, рус телендә язылган китап дөнья күрә: Tatarica (Studia in Honorem Umar Daher), Vammala, Vammalan Kirjapaino Oy, 1987[6].
Үмәр вас Халидә Гыймат Җәмәлетдин кызына өйләнде. Аларның өч баласы бар; Окан, Рәхилә, Тинәт.[2][7]
Үмәрның улы Окан - Финляндиядә күренекле татар. Ул татар-фин сүзлеген бастырып, Хельсинки университетында татар телен укыта. Ул Фин татар җыелышының озак вакыт председателе. 2010 елда ул Татарстанга сәяхәтендә Президент Таря Халоненны озатты.[2][8]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.