Җирә́н гөмбә́ (лат. Lactarius deliciosus) — ал гөмбәчәләр гаиләсенә кергән сөтчел гөмбәләр ыруыннан гөмбә төре. Ашарга яраклы. Июнь-октябрь айларында очрый.

Кыска фактлар Җирән гөмбә, Халыкара фәнни исем ...
Җирән гөмбә
Халыкара фәнни исем Lactarius deliciosus Gray, 1821[1]
Таксономик ранг төр[2]
Югарырак таксон Гөреҗдә[3]
Нәрсәнең чыганагы saffron milk cap[d]

 Җирән гөмбә Викиҗыентыкта

Ябу

Ауразия, Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан территориясендә ылыслы урманнарда, күбесенчә яшь чыршылык һәм наратлыкларда очрый.

Кишер төсендә. Эшләпәсенең диаметры 3-11 см, үзәктә яшькелт боҗралары була, яшь гөмбәләрнең кырыйлары бөгелгән, өлгергән гөмбәләрнең - туры. Пластинкалары ябышып үскән яки аз гына салынкы, яшькелт тимгелле кызгылт-сары төстә. Сабы 2-6 см биеклектә, 1-2 см юанлыкта, цилиндрсыман, тигез, яшь гөмбәләрдә тыгыз, картларында куыш, эшләпәсе белән бер үк төстә. Йомшагы ак, эшләпә асты һәм сабы кызгылт, сынган урыны яшелләнә.

Сылтамалар

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.