From Wikipedia, the free encyclopedia
Юрий Михайлович Казаков (1976 елның 21 мае, Бәтке авылы, Балык Бистәсе районы, Татарстан ССР, ССРБ) — техник фәннәр докторы[1]. Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы (2020 елдан). «НИОСТ» ҖЧҖ генераль директоры (2014—2019).
Юрий Казаков | |
---|---|
Туган | 21 май 1976 (48 яшь) Бәтке авылы, Балык Бистәсе районы, Татарстан ССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан дәүләт технология университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы |
Юрий Казаков 1976 елның 21 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Бәтке авылында туа. 1989 елның 23 июнендә «Пластмасса һәм эластомерлар эшкәртү технологиясе» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын (КДТУ) (хәзер — Казан милли тикшеренү технология университетын) тәмамлый. 1998 елның августыннан 2008 елга кадәр — Түбән Кама химия-технология институты ассистенты, өлкән укытучы, доцент.
2003 елның 23 маенда КДТУның «Синтетик каучук технологиясе» кафедрасында «Шин девулканизаты/СКИ-3/ полипропилен нигезендә динамик термоэластопластларны алу һәм тикшерү» темасына техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
2008 елдан Томскта СИБУР (ООО «НИОСТ») фәнни-тикшеренү үзәге лабораториясе мөдире булып эшли. 2011 елда (ООО «НИОСТ» ның фән һәм технологияләр буенча директоры итеп билгеләнә. 2014 елда Фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры итеп билгеләнә[2]. 2019 елдан Мәскәүдә СИБУРның «Технологик экспертиза» хезмәте җитәкчесе.
2019 елның 14 сентябрендә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә «Автомобиль сәнәгатендә инновацион продукция өчен реакцион компаундирование белән алына торган карбоцеплы эластомерлы полипропилен нигезендә югары технологияле бәрелүгә чыдам композицион материаллар» дигән темага диссертация яклый.
2020 елның 27 маенда Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Юрий Казаковны КМТТУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләп кую турында боерыкка кул куя[3].
Юрий Казаков 100дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 20 монография һәм 5 патент авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.