From Wikipedia, the free encyclopedia
Юан эчәк (intestinum crassum) — янбаш-сукыр эчәк тоташмасыннан башлана һәм арткы юл ачыклыгы белән тәмамлана.
• Юан эчәкнең озынлыгы 1,5 метр тирәсе һәм ул түбәндәге бүлекләрдән тора: сукыр (аннан китүче суалчансыман үсенте белән), күтәрелмә кыршау (тугым, ураучы), аркылы кыршау, төшмә кыршау, сигмасыман, туры эчәк һәм арткы юл каналы.
• Юан эчәкнең төзелеше аның хезмәте белән билгеләнә – нечкә эчәктән килгән азык калдыкларын туплау һәм алардан су белән тозларны сеңдерү.
• Юан эчәкнең нечкә эчәккә караганда диаметры зуррак.
• Юан эчәкнең шактый өлеше корсак куышлыгы тышчасына беркетелгән (чыгарма – суалчансыман үсенте, аркылы кыршау һәм сигмасыман эчәк).
• Юан эчәктә буй мускуллы катлам өч буй кыршау эчәк тасмасына (taeniae coli) тупланган. Проксималь өлештә сызыклар суалчансыман үсенте нигезендә тоташа, дисталь өлештә туры эчәк башына кадәр дәвам итеп, анда буй катламның мускуллы җепселләре тагын тигез итеп эчәк тышчасында бүленә.
o Җыерчалы тасма (taenia mesocolica) аркылы кыршау эчәккә җыерча беркетелгән сызыгы буенча урнашкан.
o Майлы тасма (taenia omentalis) аркылы кыршау эчәккә зур эч пәрдәсе беркетелгән сызыгы буенча урнашкан һәм юан эчәкнең башка өлешләренә дәвам итә.
o Ирекле тасма (taenia libera) сукыр, күтәрелмә һәм төшмә кыршау эчәкнең алгы өслегендә урнашкан. Аркылы кыршау эчәктә тасма эчәкнең борылуы өчен арткы өслеккә күчә.
• Тасмалар озынлыгы эчәк озынлыгыннан кечкенәрәк булганлыктан, эчәк тышчасы тасмалар арасында капчыксыман киңәйтүләр ясый (бөрмәле итәктә кебек) – кыршау эчәкнең гаустралары (haustra coli).
• Майлы үсентеләр (appendices omentales) – май белән тулган висцераль корсак ярысының кечкенә үсентеләре, ирекле һәм майлы тасма буенча кыршау эчәкне каплыйлар.
• Лайлалы катлау
o Лайлада эчәк төкчәләре юк.
o Юан эчәкнең әйләнмә җыерчыклар өзелә, һәм кыршау эчәкнең ярым ай җыерчасын (plicae semilunares coli) ясый. Җыерчалар лайладан гына түгел, ә башка тышча катламнарыннан да ясалаган.
o Монда ялгыз лимфоид фоликуллар гына бар (Пейер төймәләре юк).
• Лайла асты катлавы.
• Мускуллы катлау.
• Сүл асты нигезе.
• Сүлле катлау.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.