From Wikipedia, the free encyclopedia
Эзо́п (бор. грек. Αἴσωπος) — борынгы легендар шагыйрь-мәсәл язучысы. Фараз буенча б.э.к. 600 еллар тирәсендә яши. Эзопның үзенчәлекле шигырьләре сакланмаган. «Эзоп мәсәлләре» («басни Эзопа») безгә соңрак чордагы шигъри эшкәртүләр формасында килеп җитә — латинчага шагыйрь Федр (I гасыр), грек теленә шагыйрь Бабрий (II гасыр) һәм тагын да соңрак — латинчага шагыйрь Авиан (V гасыр башы) тәрҗемә итә.
Эзопның тарихи шәхес булу-булмавын тәгаен генә әйтү мөмкин түгел. Тәүге тапкыр аны Геродот телгә ала (II, 134): Эзоп Мисыр патшасы Амасис хакимлек иткән дәвердә (б. э. к. 570—526 еллар) яшәгән, Самос утравында яшәүче Иадмонның колы булган, соңрак иреклек алган һәм Дельфы каласында яшәүчеләр тарафыннан үтерелгән, моның өчен алар Иадмонның нәселләренә акча түләгән.
Йөз елдан күбрәк вакыт үткәч, Гераклид Понтийский Эзопның чыгышы белән Балкан ярымутравының ул дәвердәге тарихи өлкәсе Фракиядән икәнлеген бәян итә. Аның фаразы буенча, Эзоп борынгы грек космологы һәм мифларны аңлатучысы Ферекидның замандашы була, аның тәүге хуҗасының исеме — Ксанф.
Авторы Эзоп дип саналган чәчмә формадагы 426 кыска әсәрдән торган мәсәлләр җыентыгы сакланып калган.
|
|
|
Эзоп башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.