From Wikipedia, the free encyclopedia
Ырынбур мөселман диния нәзарәте (баш. Ырымбур мосолман диниә назараты, рус. Оренбургское магометанское духовное собрание) — Россиядә беренче рәсми мөселман оешмасы. 1799 елда Екатерина II указы буенча Уфада оештырылган.
Россия мөселманнарының дини җитәкчесе — мөфти. Бу вазифага кандидатлыкка мөселман оешмаларында сайлау үткәч, аны император расларга тиеш булган.
1789 елдан «Мөселман Дини Җыелышы» дип атала.
1944 елдан Россиянең Европа өлеше, Себер һәм Балтыйк илләре мөселманнарының диния нәзарәте дип атала.
1992 елдан Россиянең һәм Европа Азат дәүләтләр берләшмәсенең Үзәк диния нәзарте дип атала.
Диния нәзарәтенә мөселман оешмаларын күзәтү, мәчетләр төзү, никах теркәү (язу), мөлкәт бүлү, мөселман гореф-гадәтләренең дөрес үтәлешен тикшерү бурычы йөкләтелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.