Шәмсетдин Хөсәенов
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәмсетдин Хөсәен улы Хөсәенов (17 февраль 1878) мулла, Нократ губернасыннан I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.
Шәмсетдин Хөсәенов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шәмсетдин Хөсәенов |
Туган | 17 февраль 1878 Шеңшеңәр |
Үлгән | Билгесез |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | мулла, Нократ губернасыннан I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты |
Сәяси фирка | Конституцион-демократик фирка[d] |
Шеңшеңәр авылында туган (хәзер — Татарстан Республикасының Балтач районында).
Милләте буенча татар. Сөннит исламын тоткан. Тумышы белән крестьян гаиләсеннән. Семипалата мәдрәсәсен тәмамлаган, Константинопольдә укуын дәвам иткән. 1904 елда мулла итеп сайланып туган ягына кайта. Шеңшеңәр авылында магометан училищесында закон укытучы була[1].
1906 елның 16 апрелендә I чакырылыш Дәүләт Думасына Нократ губерниясе сайлаучылары гомуми составыннан сайлана. Кадетлар фракциясенә керә[2]. Шул ук партиянең мөселман төркеменә карый. Дәүләт Думасында актив эш алып бармый .
Алга таба язмышы һәм үлем датасы билгеле түгел.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.