Remove ads
татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор From Wikipedia, the free encyclopedia
Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков (1911 елның 12 мае — 1999 елның 30 сентябрь) — татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор. Камал театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.
Ширияздан Сарымсаков | |
---|---|
Туган телдә исем | Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков |
Туган | 12 май 1911 Атбасар, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе |
Үлгән | 30 сентябрь 1999 (88 яшь) Казан, Татарстан |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе → ССРБ → Калып:Россия байрагы |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | режиссер |
Җефет | Галия Булатова |
Бүләк һәм премияләре | 1958 ел |
Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда Казакъстандагы Акмола өязенең Атбасар шәһәрендә туа. Башлангыч белем алгач, ул Казанга килә һәм 1928 елда Татар театр техникумына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлагач, Мәскәүдәге Үзәк театр техникумында укый. Мәскәү татар театрында рольләр башкара. Бер елдан яңа ачылган Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, 1936 елда институтның режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1944 елдан Казан театр училищесында актёр осталыгына өйрәтә.
1966 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли; 1941— 1944 ел сезонында һәм 1952 — 1958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.
Ш.М.Сарымсаков 1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М. Горькийның «Вәхшиләр», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше», М. Әблиевнең «Шәмсекамәр», К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә. Фәйзинең «Тукай», Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар.
Ш. М. Сарымсаков төрле елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Ирек», Мансур Мозаффаровның «Галиябану», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.
Ш. Сарымсаков зур педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли.
Режиссерлык эшләре өчен ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаков, уйнаучы актерлар һәм бизәүчеләр Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Хатыны Галия Булатова (01.01.1900 — 08.08.1988), драма актрисасы, РСФСР халык артисты[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.