хәрби очучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Шамил Габдрәшитов, Шамил Монасыйп улы Габдрәшитов (1921 елның 19 мае, РСФСР, Ырынбур ― 1944 елның 4 мае, СССР, РСФСР, Кырым АССР, Севастополь) ― хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
Шамил Габдрәшитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Мөнасип улы Габдерәшитов Şamil Mөnasip uğlı Ğabderəşitov |
Туган | 19 май 1921 Ырынбур, РСФСР[d] |
Үлгән | 4 май 1944 (22 яшь) Акъяр, Кырым АССР, РСФСР, СССР |
Үлем сәбәбе | сугышта үлгән[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | лётчик-истребитель |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1944) |
Хәрби дәрәҗә | лейтенант |
Шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең оныгы Галимәнең улы. Ырынбур хәрби авиация укуханәсен тәмамлый (1941). 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 402 нче кырыпбетерүчеләр авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 265 нче истребительләр авиация дивизиясе). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Әдис, Акъяр, Новороссийскины һәм Кырым ярымутравын азат итү сугышларында катнаша. 160 тан артык сугышчан очыш ясый, 17 һава сугышында катнаша, дошманның 12 самолётын юк итә. Кырымны азат итү сугышында һәлак була. 23 кенә яшендә батырларча һәлак булган бу каһарманга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Ул яшәгән Ырынбур шәһәренең бер урамы Шамил Әбдрәшитов исемен йөртә.[1]
Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.